В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел чәчәкләр белән бизәлгән мәйданнар саны өч тапкырга арта
Денис Гордийко фотосы
«Без чәчәкләр белән бизәләчәк мәйданнар саны артуына да, яңа теплицаларда яңа төр үсентеләр, чәчәкләр үстерелә алуына да чиксез шатбыз. Башкаланы чәчәкләр белән бизәү эшенә бизнес та килеп кушыла. Казанны яшәү өчен уңайлы, матур, төзекләндерелгән итеп күрү теләге белән янып яшәүче рестораннар, кафелар, кунакханәләр, офислар, бина милекчеләре бизәү эшенә акча бүлеп бирә. Боларның барысы да, әлбәттә, шәһәребездә яхшылыктан һәм матурлыктан торган мохит булдыра. Шуңа күрә мин дә рәхмәт сүзләренә кушылам», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Яшел үсентеләр өчен җаваплы эшчеләр башкала халкын, Казан кунакларын Вишневский урамында һәм Меңьеллык мәйданында яңа чәчәк түтәлләре белән шаккаттырмакчы була. Тагын бер күркәм күренеш: Оренбург тракты ягыннан шәһәргә керү юлында ике мең метр чакрымга сузылган киңлек петунияләр белән бизәләчәк. Әлеге җәйге композиция күпләрнең күңеленә хуш килер дип ышанабыз!
Шәһәрне вертикаль яшелләндерү төре белән дә тулыландырырга ниятлиләр: Кремль, Пушкин, Мөштәри, Альберт Камалиев һәм Павлюхин урамнарын да кертеп, үзәк 30 урам махсус савытларда үстерелгән ике меңнән артык чәчәк белән бизәләчәк. Башкала халкы әлеге киңлекләрдә үрелеп үсә торган якынча 30 мең петунияне күрә ала.
70 аерым фигурадан торган күләмле 20 композиция шулай ук башкалага җәй төсмерләре өстәргә тиеш. Казан чәчәкле арт-объектлар: «Барс», «Аккошлар», «Чәчәкле агач», шулай ук «Алиса могҗизалар илендә» кебек әкияти композицияләр һәм «ФИФА дивары», «Бутса», «Сызгыртма» сыман спорт символлары белән бизәләчәк.
Дизайн схемалар өчен «Горводзеленхоз» җаваплы һәм әлеге предприятие җәй дәвамында башкаладагы чәчәкләргә хезмәт күрсәтәчәк. Эшчеләр көз җиткәнче аларга су сибү, корыган чәчәкләр урынына башкаларын утырту эшләре белән шөгыльләнәчәк һәм тагы файдалы минераллар сибәчәк.
Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе