В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласы әлеге күрсәткеч буенча республиканың муниципаль берәмлекләре арасында алтынчы урында
Казанның эре һәм урта предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 105 мең сумны тәшкил итә. Казан әлеге күрсәткеч буенча республиканың муниципаль берәмлекләре арасында алтынчы урында. Бу хакта тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр комиссиясе утырышында билгеле булды. Бүгенге комиссия утырышын Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров алып барды.
Денис Гордийко фотосы
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Сергей Шашуров катнашты.
Икътисади үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева комиссияләрнең 2025 елның 11 аендагы эшчәнлеге белән таныштырды, ягъни хисап бирде. Бу чорда комиссияләрнең 335 утырышы уздырылган. Хезмәт хакы буенча бурычларга кагылышлы – 57, хезмәт өчен түләүнең түбән дәрәҗәсе буенча 106 комиссия утырышы оештырылган.
«Актив эш нәтиҗәсендә 1,4 мең хезмәткәргә хезмәт хакы түләү буенча гомуми бурычны 94 миллион сумга киметүгә ирешелде», - диде Гүзәл Минһаҗева.
Уңышларга карамастан, четерекле мәсьәлә актуаль булып кала: хәзерге вакытта Казандагы 13 оешманың 254 хезмәткәргә 42 миллион сум бурычы бар.
Моннан тыш, шәһәрдә хезмәткәрләргә яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче 285 оешма ачыкланган. Бу вәзгыять якынча 7 мең кешегә кагыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ассызыклаганча, республика буенча уртача хезмәт хакы – 86 мең сумны, Казанда уртача хезмәт хакы 105 мең сумны тәшкил итә.
Эльмира Зарипова шулай ук киләсе елга төп бурычны билгеләде: хезмәткә легаль булмаган түләү мәсьәләсен хәл итү. Министр әйтеп узганча, шәхси балалар бакчалары һәм медицина клиникалары еш кына, салымнан реаль керемнәрне яшерү өчен, гражданнарга акчалата түләргә тәкъдим итә.
Утырышта шулай ук эш урыннарында куркынычсызлык мәсьәләләре дә каралды. Ел башыннан Казанда 46 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 27 се – җитештерү өлкәсендәге күңелсез хәлләр, нәтиҗәдә алты кеше һәлак булган.
Подрядчыларның күбесе ачыкланган хокук бозуларны оператив рәвештә җайга салган. Әмма төзелеш мәйданчыкларының берсендә хезмәтне саклауда системалы һәм тупас хокук бозу очраклары ачыкланган, аларны эш бирүче билгеләнгән вакытта төзәтә алмаган. Инспекция нәтиҗәләре прокурор чараларын күрү өчен шәһәр прокуратурасына тапшырылган.
Утырышта шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә каралды. Татарстан башкаласында хезмәткә яраклы 18 меңнән артык инвалид гражданин яши, шул ук вакытта аларның 6,9 меңе генә эшли. Эльмира Зарипова эш бирүчеләрне инвалидлар өчен кулай эш урыннары булдырырга өндәде. «Квота эш урынында инвалид чыннан да эшләгән очракта гына үтәлә», - дип ачыклык кертте ул.
Эш бирүчеләр инвалидлар өчен уңайлы эш шартлары булдырган очракта, дәүләт аларга махсус эш урынын җиһазлау өчен тотылган чыгымнарга 200 мең сумга кадәр компенсация түли. Бу акчалар хезмәткәрнең сәламәтлегенә яраклаштырылган махсус җиһазлар, махсус техник җайланмалар, шулай ук уңайлы һәм нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле программа тәэминаты сатып алуга тотылырга мөмкин.