Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе

Миннуллина Римма Шамиль кызы
Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы
+7 843 222 90 91

Без социаль челтәрләрдә :

ГХАТ Идарәсенең төп эшчәнлеге булып гражданлык хәле актларын теркәү тора: туу, никах теркәү, аерылышу, баланың әтисен билгелэү, уллыкка алу (кызлыкка) алу, исем алмаштыру, актларга төзәтү һәм үзгэртү кертү,язылышу, үлем. Шулай ук ГХАТ Идарәсе архивында, кабат таныклыклар һәм гражданлык хәле актларын теркәү турында белешмәләр бирелә. Идарә район ЗАГС бүлекләренең эшчәнлеген контрольдә тота. Гражданлык хәле актларын теркәү мәсьәләләре буенча халыкны ЗАГС бүлекләре кабул итә: ГХАТ идарәсе-Казан шәһәре, Меридиан ур., 4, тел. 222-90-91; Киров районы бүлеге Казан шәһәре, Болотников ур., 35а, тел. 237-85-22 кулланучылар: 237-84-57; Идел буе районы бүлеге, Казан шәһәре, Р. Зорге ур., 89, тел. 268-38-77 - 268-38-02; Казан ш. Ершов ур., 25нче йорт, Арча зираты үлемне теркәү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү. 264-67-04 Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 25.04.2013 ел, № 3946 карарын үтәү йөзеннән, агымдагы елда 50, 60 һәм 70 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче «алтын», «бриллиант» һәм «таҗ» юбилярларын хөрмәтләү үткәрелә. Юбилейлары белән котлау өчен гаилә парлары прописка урыны буенча ЗАГС бүлекләрендә (бары тик Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен генә) гариза бирә алалар. Ел саен Казанның барлык ГХАТ бүлекләрендә Җиңү көненә, Гаилә көненә, Шәһәр көненә, Әниләр көненә, Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелә, шулай ук елның беренче һәм соңгы пары аеруча хөрмәтләнә. Бәйрәмнәргә шәһәрнең атказанган гаиләләре, күп балалы аналар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Казан Башкарма комитеты һәм шәһәрнең район администрацияләре вәкилләре чакырыла. 2008 елдан башлап район ЗАГС бүлекләрендә Пенсия фонды белән берлектә тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары тапшырыла. 2014 елдан миграция хезмәте идарәсе белән берлектә 14 яше тулган Россия гражданнарына паспортлар тапшырыла. Ике елга бер тапкыр Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе «иң яхшы алып баручы» конкурсы үткәрә, анда шәһәрнең барлык ГХАТ бүлекләреннән белгечләр катнаша. Ай дәвамында алып баручылар никахлашу йолаларын алып бару, исем кушу һәм туй юбилеен рус һәм татар телләрендә үткәрү буенча ярышалар. Җиңүчеләрне бүләкләү «Казан» гаилә Үзәгендә уза, анда аларга хисап дипломнары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырыла.