В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Исәпкә алу өчен кирәкле документлар һәм гариза бирү урыны
Гариза гариза бирүченең теркәлү урынында тапшырыла
Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе, торак сәясәте бүлеге. Казан шәһәре, Волгоград урамы, 32 йорт, 211 кабинет.
Кабул итү көннәре:
- сишәмбе 9.00 дан 12.00 гә кадәр (исәпкә алу һәм Торак фонды реестрына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча консультация)
- сишәмбе 13.00 дән 18.00 га кадәр (исәпкә алу өчен документлар кабул итү һәм Торак фонды реестрына үзгәрешләр кертү)
- чәршәмбе 13.00 дән 18.00 га кадәр (фатирны сайлау белән бәйле кабат теркәлү өчен документлар кабул итү);
Консультацияләр өчен телефоннар
Тел.+ 7(843) 519-34-31, 519-34-73;
Язма мөрәҗәгатьләр өчен почта адреслары
420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 32 йорт;
Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, торак сәясәте бүлеге. Казан шәһәре, Ипподром урамы, 17 йорт, 12, 14, 17, 18 кабинетлар.
Кабул итү көннәре:
-чәршәмбе 9.00 дан 18.00 га кадәр;
Консультацияләр өчен телефоннар
Тел.+7(843) 277-04-02, 278-93-43;
Язмача мөрәҗәгатьләр өчен почта адреслары
420049, Казан шәһәре, Ипподром урамы, 14 йорт.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, торак сәясәте бүлеге. Казан шәһәре, Восстание урамы, 82 йорт, 221 кабинет.
Кабул итү көннәре:
-сишәмбе 9.00 дан 12.00 гә кадәр, пәнҗешәмбе 14.00 дән 18.00 га кадәр;
Консультацияләр өчен телефоннар
Тел.+7(843)557-76-11, 557-76-37, 557-76-12;
Язмача мөрәҗәгатьләр өчен почта адреслары
420095, Казан шәһәре, Восстание урамы, 82 йорт.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе, торак сәясәте бүлеге. Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 1 йорт, беренче катта "Бердәм тәрәзә".
Кабул итү көннәре: дүшәмбе - җомга 9.00 дан 18.00 га кадәр, төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр;
Консультацияләр өчен телефоннар: +7(843) 272-01-05;
Язмача мөрәҗәгатьләр өчен почта адреслары
420073, Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 1 йорт.
Өстәмә мәгълүматны Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсендә
+7(843)292-95-82 телефоны буенча алырга мөмкин.
Язмача мөрәҗәгатьләр өчен почта адреслары
420111, Казан шәһәре, Миславский урамы, 4 йорт.
Дүшәмбе – җомга, 9.00 дан 18.00 га кадәр.
Шимбә, якшәмбе - ял көннәре.
Төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр.
Гражданнарны кабул итү, гариза бирүченең шәхесен таныклый торган документ күрсәтелгәндә, ышанычлы зат мөрәҗәгать иткәндә нотариус тарафыннан расланган ышанычнамә нигезендә гамәлгә ашырыла.
2013 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды турында»гы федераль закон нигезендә, Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019 елның 21 августындагы 2965 нче номерлы карары (2019 елның 6 сентябрендәге 3114 нче номерлы, 2019 елның 16 декабрендәге 4488 нче номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) белән 2019-2025 елларга Казан шәһәренең авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча муниципаль адреслы программа (алга таба – Программа) расланды. Аңа 2017 елның 1 гыйнварына кадәр торышы авария хәлендә дип табылган 51 йорт (мәйданы 16244,58 кв.м булган 519 торак йорт) кертелгән. Йортларга гражданнарны 2025 елның 1 сентябренә кадәр 6 этапта күчерү планлаштырыла.
Программа торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды акчалары һәм Татарстан Республикасы акчалары хисабына финанслана.
Программаның 2019 елгы этабын гамәлгә ашыру кысаларында авария хәлендәге 16 йортта урнашкан 56 торак урында яшәүче күчерелә. Хәзерге вакытта 56 авария хәлендәге торак урынның 54 се күчерелгән.
Программаның 2020 елгы этабы буенча гомуми мәйданы 2611,80 кв.м булган 5 йортта урнашкан 94 торак урында яшәүчене күчерү планлаштырыла.
(Документлар исемлеге, гариза, анкета, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык)
«“Шәһәрлеләргә торак” программасында катнашучылар сыйфатында исәпкә алу» муниципаль хезмәте күрсәтүнең технологик схемасы
Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең торак базарында һәркем сатып алырлык торак урыннар алу хокукын тәэмин итү, социаль торак бирү күләмен арттыру һәм билгеләнгән тәртиптә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган казанлыларның торак шартларын яхшырту очрагын көтү вакытын кыскарту максатыннан, Казан шәһәре Башкарма комитетының 2016 елның 5 августындагы 3148 нче номерлы карары белән «Шәһәрлеләргә торак» программасы (алга таба – Программа) кабул ителде. Әлеге программа кысаларында Казан шәһәрендә яшәүчеләр беренчел кертем кертеп торак сатып ала алалар. Торак бәясенең калган өлешен каплап бетерү өчен еллык күләме 7 яки 11 процент булган кичектереп түләү мөмкинлеге бирелә.
Кичектереп түләү мөмкинлеге 25 елга кадәр бирелә, әмма программада катнашучы гаилә әгъзаларының иң өлкәненә түләп бетерү елына 70 яшьтән дә артык булырга тиеш түгел.
Программада түбәндәге затлар катнаша ала:
- Россия Федерациясе гражданнары (яисә Россия Федерациясе белән тиешле килешүләр төзелгән яклар);
- гариза бирүченең Казан шәһәре территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән булуы яисә соңгы 5 елдан да ким булмаган вакытка, Казан шәһәре территориясендә урнашкан, даими яшәү урыны буенча теркәлү каралмаган тулай торакларда вакытлыча теркәлгән булуы мәҗбүри; гариза бирүче гаиләсендәге әгъзаларның Казан шәһәре территориясендә яисә Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән булулары яисә соңгы 5 елдан да ким булмаган вакытка, Казан шәһәре территориясендә урнашкан, даими яшәү урыны буенча теркәлү каралмаган тулай торакларда вакытлыча теркәлгән булулары мәҗбүри;
- финанс ягыннан катнашу мөмкинлеге булганнар: беренчел кертем кертү мөмкинлеге, шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларының яшәү минимумын һәм кичектереп түләү суммасын каплау өчен акча белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә торган керем (керемнең кимендә 35% ы);
- планлаштырыла торган торак бәясе өчен 100% тан кимрәк беренчел кертем булганда – гариза бирүченең рәсми хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруы яки аның башка рәсми бәйсез керем чыганагы (пенсияләр, стипендияләр, пособиеләр, субсидияләр, алиментлар һ.б.) булуы мәҗбүр – исәпкә алыну вакытына кадәр 3 ай рәттән (шул ук вакытта эш урынының нинди булуы мөһим түгел);
- нормативтан кечерәк мәйданга ия булучылар. Норматив дигәндә Россия Федерациясе территориясендә милек хокукында һәм/(яки) социаль наем шартнамәсе нигезендә гариза бирүченең барлык гаилә әгъзаларына туры килә торган торак урыннарның гомуми мәйданы зурлыгы күз алдында тотыла (әлеге программада торак бирү нормасы гамәлдәге норматив-хокукый актлар нигезендә кабул ителгән нормага туры килә: 1 кешегә 18 кв.м). Социаль наем шартнамәсе булганда гаилә торакка мохтаҗ түгел дип санала.
- соңгы ике елда торак шартларын начарайтмаучылар (торак хокукында булган күчемсез милектән баш тарту торак шартларын начарайту буларак карала: нәтиҗәсе гражданнар өчен тиешле торак нормативын киметүгә китергән очраклар - сату, бүләк итү, хосусыйлаштырудан, мирастан баш тарту, социаль наем шартнамәсе төзелгән фатирда теркәлгән очракта, теркәү исәбеннән төшү һ.б.);
Әлеге гомуми мәҗбүри шартларга туры килү, фатирның сатып алынмаган өлешенә еллык түләүне 11% белән кичектереп түләү мөмкинлеге белән Программада катнашу хокукы бирә.
Программада фатирның сатып алынмаган өлешенә еллык түләүне 7% белән кичектереп түләү мөмкинлеге белән алда санап үтелгән шартларга туры килүче һәм түбәндәге категориягә керүче гражданнар катнашу хокукына ия:
- 2005 елның 1 мартына кадәр торак урыннарына мохтаҗлар буларак яшәү урыны буенча исәпкә алынган гражданнар; социаль наем шартнамәләре нигезендә муниципаль торак фондыннан торак урыннар бирүгә мохтаҗ дип танылган аз керемлеләр; социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре нигезендә торак урыннар бирүгә мохтаҗ дип танылган гражданнар;
- Бөек Ватан сугышы ветераннары, торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә торучы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм анда һәлак булган (үлгән) инвалидларның гаилә әгъзалары;
- муниципаль һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен тартып алынырга тиешле торак йортларның (торак йортларның бер өлешенә ия булучылар) һәм/яки җир кишәрлекләренең (җир кишәрлекләренең бер өлешенә ия булучылар) хуҗалары булып саналучы гражданнар;
- Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә катнашу өлеше булган, торак йортларда төзелеп бетмәгән фатирларны өлешләп төзү өчен акча керткән гражданнар һәм намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән яки гамәл кылмауларыннан зыян күрүчеләр;
- Программаны гамәлгә ашыру кысаларында күпфатирлы торак йортлар төзү өчен җирләрдән файдалану максатыннан сатып алына торган торак йортларның (торак йортларның бер өлешенә ия булучылар), шулай ук фатирларның (фатирларның бер өлешенә ия булучылар), бүлмәләрнең (бүлмәләрнең бер өлешенә ия булучылар) һәм/яки җир кишәрлекләренең (җир кишәрлекләренең бер өлешенә ия булучылар) хуҗалары булып саналучы гражданнар;
- авария хәлендә һәм сүтелергә тиешле дип танылган күпфатирлы йортларда фатир (фатирның бер өлешенә ия булучылар), бүлмә (бүлмәнең бер өлешенә ия булучылар) хуҗалары булып саналучы гражданнар;
- исәпкә еллык түләүне 11% кичектереп түләү мөмкинлеге белән алынган, Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре; Казан шәһәре муниципаль унитар предприятиеләре, Казан шәһәре муниципаль казна учреждениеләре, Казан шәһәре муниципаль учреждениеләре белән хезмәт шартнамәләре төзегән гражданнар; яшь галимнәр; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән гражданнарның башка категорияләре булып саналганга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы тәкъдиме буенча еллык түләүне 7% белән кичектереп түләү мөмкинлеге биреп күчерелгән катнашучылар.
Программада катнашучы – исәпкә алынган гаилә (әгәр гаиләдә 2 һәм аннан да күбрәк кеше булса) яисә гаиләсе булмаган гражданин.
Исәпкә куелганда фатир бәясен исәпләү түбәндәгечә башкарыла: фатир 1 кв.м бәясеннән чыгып исәпләнә:
- сату өчен фатирлар булган очракта - булган торакның уртача 1 кв.метр бәясе кебек;
- сату өчен фатирлар булмаганда - Татарстан Республикасында беренчел торак базарында фатирларның гомуми мәйданының уртача 1 кв.метр бәясе кебек (соңгы квартал өчен Татарстанстат мәгълүматлары нигезендә).
Кичектереп түләү суммасы гаиләнең рәсми айлык кеременнән (соңгы 3 айлык керем исәпкә алына) чыгып исәпләнә, шул ук вакытта кичектереп түләү өчен керемнең 35% тан да артмаган өлеше генә кулланыла ала: мәсәлән, гаилә кереме 10.000 сум булса, кичектереп түләү өчен 3.500 сум гына тотыла ала.
Кичектереп түләү буенча айлык түләүләр күләме билгеләнгәч, мөмкин булган максималь кичектереп түләү суммасы (гаилә әгъзалары санын, кичектереп түләү вакытын һәм процент ставкасын исәпкә алып) исәпләнә. Яңа фатир бәясенең калган өлеше беренчел кертем буларак кертелергә тиеш.
Мәгълүмат өчен: кичектереп түләү суммасын каплауга түләүне исәпләгәннән соң, барлык гаилә әгъзалары өчен гаиләнең айлык кеременнән яшәү минимумы калырга тиеш.
Программаны гамәлгә ашыру тәртибе:
Программада катнашучыларны исәпкә алу, исәпне алып бару һәм исәптән төшерү эшләре Торак сәясәте идарәсе компетенциясенә керә.
Торак бирү, бәяләрне раслау, шартнамәләрне рәсмиләштерү, беренчел кертемне һәм кичектереп түләү буенча айлык түләүләрне алу Программа операторы – «Муниципаль торак программалары дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе (алга таба – Дирекция) компетенциясенә керә. Ул Ф.Әмирхан урамы, 99 йорт адресы буенча урнашкан. Тел. 590-88-89, 222-91-20.
Торак барлыкка килгәндә, Дирекциягә катнашучылар реестры тәкъдим ителә, шуның нигезендә катнашучылар чакырыла һәм аларга торак тәкъдим ителә.
Тәкъдим ителгән торакны алу ризалыгы белән катнашучы Дирекциягә, Программа кысаларында исәпкә алу һәм торак алу хокукын раслый торган түбәндәге документларны тапшыра: барлык гаилә әгъзаларының шәхесен таныклый торган документларның төп нөсхәләре, шулай ук эшләүчеләр өчен хезмәт кенәгәләренең күчермәләре, эштән белешмәләр, укучылар өчен – уку урыныннан белешмәләр, керемнәр (стипендия алу) яки чыгымнар (түләүле нигездә укучылар өчен – шартнамә һәм түләү күчермәләре) турында документлар, йорт кенәгәсеннән өземтә һәм теркәлү урыныннан шәхси финанс счеты. Таләп ителгән барлык кирәкле документларны тапшырганнан һәм торакка мохтаҗлыкны тикшергәннән соң, Дирекция һәм катнашучы, катнашучыга беренчел кертем кертү хокукын бирә торган тиешле шартнамә төзи. Калган өлеше кичектереп түләү мөмкинлеге белән тулы еллар санына еллык түләүне 7% яки 11% түләү мөмкинлеге белән 25 елга кадәр бирелә, әмма Программада катнашучы гаилә әгъзаларының иң өлкәненә түләп бетерү елына 70 яшьтән дә артык булырга тиеш түгел.
Кабул итү сәгатьләре (алдан язылу буенча): Торак сәясәте идарәсе: сишәмбе, 13.30 дан 17.00 кә кадәр, пәнҗешәмбе, 9.00 дан 11.30 га кадәр. Адресы: Миславский урамы, 4 йорт, 208 кабинет.
Кабул итүгә язылу адресы, белешмәләр һәм кабул итүгә язылу өчен телефон: Торак сәясәте идарәсе: дүшәмбе - җомга 9.00 дан 18.00 га кадәр, төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр. Адресы: Миславский урамы, 4 йорт, 208 кабинет, тел. 292-60-30
Яшь гаилә торак белән тәэмин итү шартлары һәм тәртибе турында консультацияне түбәндәге чаралар ярдәмендә яшәү урынында алырга мөмкин:
1) муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган, Район(-нар) администрациясенең гариза бирүчеләр белән эшләү урыннарында урнашкан муниципаль хезмәт турындагы мәгълүмат стендлары аша;
2) Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталындагы Интернет челтәре аша (kzn.ru);
3) Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru);
4) Район(-нар) администрациясендә (Бүлектә):
- телдән мөрәҗәгать иткәндә - шәхсән яки телефон аша;
- язмача (шул исәптән электрон документ формасында) мөрәҗәгать иткәндә - кәгазь чыганакта почта, электрон рәвештә электрон почта аша.
Район(-нар) администрацияләренең урнашу урыны:
- 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 32 йорт - Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе, торак сәясәте бүлеге, 210 кабинет, кабул итү көне: сишәмбе, 9.00 дан 18.00 га кадәр, төшке аш - 12.00 дән 13.00 гә кадәр;
- 420049, Казан шәһәре, Ипподром урамы, 14 йорт - Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге, 46 кабинет, кабул итү көне: чәршәмбе, 9.00 дан 18.00 га кадәр, төшке аш - 12.00 дән 13.00 гә кадәр;
- 420095, Казан шәһәре, Восстание урамы, 82 йорт - Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, торак сәясәте бүлеге, 221 кабинет, кабул итү көннәре: сишәмбе, 9.00 дан 12.00 гә кадәр, пәнҗешәмбе, 14.00 дән 18.00 га кадәр;
- 420073, Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 1 йорт - Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе, беренче кат, "Бердәм тәрәзә", кабул итү көннәре: дүшәмбе - җомга, 09.00 дан 18.00 га кадәр.
Район(-нар) администрацияләренең эш режимы: шимбә һәм якшәмбедән тыш көн саен, 9.00 дан 18.00 га кадәр, төшке аш - 12.00 дән 13.00 гә кадәр.
Гражданнарны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) алдан язылу яки район(-нар) администрациясе бинасында урнашкан терминал аша бирелгән талон буенча кабул итәләр.
Район(-нар) администрацияләренең белешмә телефоннары:
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе - 519-34-26;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе - 277-04-52;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе - 557-76-37, 557-76-12;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе - 272-01-05.
Бинага шәхесне раслый торган документларны күрсәтеп керергә кирәк.
Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталы (www.kzn.ru) составына керә торган Район(-нар) администрацияләренең рәсми сайты адреслары:
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе - https://www.kzn.ru/meriya/administratsii-rayonov/aviastroitelnyy-i-novo-savinovskiy/;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе -www.kzn.ru/meriya/administratsii-rayonov/vakhitovskiy-i-privolzhskiy;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе - www.kzn.ru/meriya/administratsii-rayonov/kirovskiy-i-moskovskiy;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе - www.kzn.ru/meriya/administratsii-rayonov/sovetskiy.
Программа торак сатып алу (төзү) өчен дәүләт тарафыннан социаль түләү билгеләүне күздә тота. Аның күләме түбәндәгечә билгеләнә:
- балалары булмаган яшь гаиләләр өчен – уртача торак бәясенең 30% ы;
- бер һәм аннан да күбрәк баласы булган яшь гаиләләр өчен – уртача торак бәясенең 35% ы билгеләнә.
Программада яшь гаилә, шул исәптән бер яшь ата-анадан, бер һәм аннан да күбрәк баладан торган, түбәндәге шартларга туры килә торган тулы булмаган яшь гаилә катнаша ала:
а) дәүләт заказ бирүчесе тарафыннан программада катнашучы яшь гаиләне республика программасының социаль түләү алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертү турында карар кабул ителгәндә, торак алу планлаштырыла торган елда ир белән хатынның һәркайсының яисә тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 тән артмаган затлар;
б) гамәлдәге законнар нигезендә гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану (Казан шәһәр Думасының 2006 елның 1 ноябрендәге 10-13 нче номерлы «Торак урын мәйданын исәпкә алу нормасы һәм социаль наем шартнамәсе нигезендә торак урыны мәйданын бирү нормасы турында»гы карары нигезендә, бер кешегә туры килә торган гомуми мәйдан 12 кв.метрдан артмаска тиеш. Сездә һәм сезнең гаилә әгъзаларында социаль наем шартнамәләре нигезендә һәм (яки) сезнең милек хокукында берничә торак урын булганда, торак урын буенча гомуми мәйдан белән тәэмин ителү дәрәҗәсен, күрсәтелгән барлык торак урыннарның гомуми мәйданнары суммасыннан чыгып билгеләячәкләр);
в) Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә яшь гаиләнең барлык әгъзаларын, балаларын да кертеп, даими яшәү урыны буенча теркәлү;
г) гаиләдә торак бәясенең, бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә торакның исәп-хисап (уртача) хакын түләү өчен җитәрлек керемнәр яисә башка акчалар булу.
Программада катнашу өчен яшь гаиләгә, теркәлү урыны буенча, Казан шәһәре Башкарма комитетының район администрациясенә, документларның тулы җыелмасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр Сез һәм Сезнең ирегез(хатыныгыз) шәһәрнең төрле районнарында теркәлгән булсагыз, Сез Программада катнашу өчен кайсы районга мөрәҗәгать итү кирәклеген үзегез сайлый аласыз.Гражданнарның түбәндәге аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү түбәндәге документлар нигезендә гамәлгә ашырыла:
1. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган (үлгән) катнашучыларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы «Ветераннар турында»гы федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 нче номерлы «Гражданнарның аерым категорияләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган субвенцияләр исәбеннән торак сатып алу өчен субсидияләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында»гы карары нигезендә;
2. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 декабрендәге 732 нче номерлы «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында»гы карары нигезендә;
3. Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт, "Маяк" җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны һәм аларга тиңләштерелгән затларны торак белән тәэмин итү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 21 мартындагы 153 нче номерлы "Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе гражданнарын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасына кагылышлы "Торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен гражданнарга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү" максатчан ведомство программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт торак сертификатларын бастырып чыгару һәм гамәлгә ашыру кагыйдәләрен раслау турында"гы карары; Россия Федерациясенең 1991 елның 15 маендагы 1244-I номерлы "Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны социаль яклау турында"гы законы нигезендә;
4. Билгеләнгән тәртиптә мәҗбүри күченүчеләр дип танылган гражданнарны торак белән тәэмин итү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 21 мартындагы 153 нче номерлы "Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе гражданнарын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасына кагылышлы "Торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен гражданнарга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү" максатчан ведомство программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт торак сертификатларын бастырып чыгару һәм гамәлгә ашыру кагыйдәләрен раслау турында"гы карары; Россия Федерациясенең 1993 елның 19 февралендәге 4530-I номерлы "Мәҗбүри күченүчеләр турында"гы законы нигезендә;
5. Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирләрдән чыгып китүче (чыгып киткән) гражданнарны торак белән тәэмин итү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 21 мартындагы 153 нче номерлы "Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе гражданнарын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасына кагылышлы "Торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен гражданнарга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү" максатчан ведомство программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт торак сертификатларын бастырып чыгару һәм гамәлгә ашыру кагыйдәләрен раслау турында"гы карары; Россия Федерациясенең 2002 елның 25 октябрендәге 125-ФЗ номерлы "Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдән чыгып китүче гражданнарга торак субсидияләре турында"гы федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.