В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Федерациясе Торак кодексының 57 маддәсенә таянып, социаль наем шартнамәсе нигезендә торак урыннарга мохтаҗ буларак исәптә торучы гражданнарга, аларны исәпкә алу вакытыннан чыгып, торак урыннары чиратлылык тәртибендә бирелә.
Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 3 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлек территориясендә даими яшәүче, аларны торак урыннарга мохтаҗ дип тану өчен нигезләре булган (торакның гомуми мәйданы 1 кешегә 12 квадрат метрдан кимрәк белән тәэмин ителгән икән) аз керемле гражданнар исәпкә алына.
Моннан тыш, Казанда даими яшәүче гражданнар торак программалары: социаль ипотека программасы, «Казанда Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасы кысаларында торак шартларын яхшырта алалар. Игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк: югарыда аталган программалар кысаларында исәпкә кую программаларның гомуми мәҗбүри шартлары үтәлгәндә генә гамәлгә ашырыла ала, шуларның берсе — Казан шәһәре территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлү.
Әлеге программалар турында тулырак мәгълүматны «Гарант» һәм «КонсультантПлюс» мәгълүмати-хокукый системалары аша, яшәү урыны буенча Казан шәһәре районы администрациясенә яки Миславский урамындагы 4 нче йорт адресы буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсенә мөрәҗәгать итеп (яшь гаиләләргә түләүсез субсидия бирүне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча) алырга мөмкин, шулай ук Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми сайтында кирәкле белешмә белән танышырга мөмкин (социаль ипотека программасы турындагы мәгълүматка сылтама: https://kzn.ru/meriya/ispolnitelnyy-komitet/upravlenie-zhilishchnoypolitiki/zhilishchnye-programmy/s..., яшь гаиләләргә субсидия бирү мөмкинлеге турындагы мәгълүматка сылтама: https://kzn.ru/meriya/ispolnitelnyykomitet/upravlenie-zhilishchnoy-politiki/zhilishchnye-programmy/z....