Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге

Җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге

+7 843 299 17 11
Җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге Казан Башкарма комитеты Аппаратының структур бүлекчәсе булып тора, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе идарәчелегендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра һәм бүлек башлыгы белән җитәкләнә.

  • Бурычлар
    • -Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча федераль һәм республика законнары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы һәм әлеге нигезләмә белән билгеләнгән бурычларны хәл итүгә ярдәм итә торган чараларны гамәлгә ашыру;
    • -Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы һәм үз эшчәнлеген полиция патруль-пост хезмәте, полиция юл-патруль хезмәте һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең миграция эшләре буенча бүлекчәләре белән үзара бәйләнештә алып баручы Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты муниципаль хезмәткәрләренең гамәли эшчәнлеген оештыру;

    • - үз вәкаләтләре кысаларында хокук саклау органнарына Казан шәһәрендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә ярдәм итү;

    • - җинаять һәм хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча дәүләт органнары, иҗтимагый берләшмәләр, учреждениеләр, оешмалар һәм гражданнар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;

    • - Казан шәһәрендә хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне ныгытуга йогынты ясый торган башка мәсьәләләрне хәл итү.

  • Функциялар
    • - Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы муниципаль хезмәткәрләре эшчәнлеген тәэмин итү, аларның эш юнәлешләрен эшләү;
    • - җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы муниципаль хезмәткәрләрнең җинаять һәм хокук бозуларны кисәтү, миграция контроле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольдә тоту һәм анализлау;

    • - җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать иминлеген, шул исәптән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Идарәсе, башка хокук саклау органнары белән идарә эшчәнлегенең юнәлеше кысаларында үзара хезмәттәшлек;

    • - эчке эшләр органнарына җәмәгать тәртибен саклауны, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүнең состав өлеше буларак миграция контролен тәэмин итүдә, шулай ук идарә эшчәнлеге кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүдә ярдәм итү;

    • - "Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында " Татарстан Республикасы Законы нигезендә хезмәттә торучы Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль хезмәткәрләрен форма махсус киемнәре белән тәэмин итү эшен оештыру;

    • - Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары һәм вазыйфаи затлары эшчәнлеген координацияләүдә катнашу;

    • -Казан шәһәре Башкарма комитетының норматив-хокукый документлары проектларын һәм Казан шәһәре Думасы карарларын, идарә эшчәнлегенең профиле буенча башка документларны әзерләү;

    • - идарә эшчәнлегенең компетенциясенә һәм профиленә караган мәсьәләләр буенча депутатлар, шикаятьләр, гаризалар, гражданнар һәм вазыйфаи затларның мөрәҗәгатьләрен карау эшен оештыру;

    • - Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең вәкиллекле һәм башкарма органнары тарафыннан оештырыла торган гомумшәһәр чараларын оештыру һәм үткәрүдә катнашу.