Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе

Идарә вәкаләтләре

·         ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм җирләү урыннарын карап тоту;

·         мәрхүмне җирләү өчен Казан шәһәре зиратлары территорияләрендә бушлай җир кишәрлеге бирү;

·         вафат (һәлак) булучыны җирләү (күмү) өчен рөхсәт бирү;

·         җирләү турында билгеләнгән үрнәктә таныклык бирү;

·         җирләү турында белешмә бирү;

·         мәетләре алынмый калган вафат (һәлак) булганнарны җирләүне оештыру;

·         җирләү урыннарын теркәү һәм исәпкә алу;

·         вафат (һәлак) булганның мәетен (калдыкларын) эксгумацияләүдә катнашу;

·         төзелә торган, шулай ук гамәлдә булган җирләү урыннарын даими су басулар, җир убылулар куркынычы янаганда, җир тетрәүләрдән һәм башка табигый бәла-казалардан соң икенче урынга күчерү буенча норматив хокукый актлар проектларын әзерләү;

·         мәрхүмне җирләү һәм җирләү белән бәйле чыгымнарны түләү бурычын үз өстенә алган затка Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән вакытта үлү турында белешмә, вафат булучының мәетен (калдыкларын) ташуга рөхсәт, шулай ук, башка торак пунктында яки чит дәүләт территориясендә үлгән очракта, мәрхүмнең теләге буенча аның мәетен (калдыкларын) яки мәет көлен ул күрсәткән урында җирләү өчен дәүләт чикләрен узуга документларны да кертеп, юл документларын алуда ярдәм күрсәтү;

·         Казан шәһәрендә җирләү буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына таләпләрне билгели торган муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту;

·         җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләргә бәя билгеләү буенча муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

·         Казан шәһәрендә җирләү өчен яңа урыннар булдыру турында муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

·         Казан шәһәре зиратларында эшчәнлекне гамәлгә ашырганда санитария, экология таләпләрен һәм җирләү урыннарын карап тоту кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү;

·         җирләү урыннарын карап тоту кагыйдәләрен билгели торган муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

·         Казан шәһәре зиратлары эшчәнлеге тәртибен, шул исәптән мәрхүмне җирләү өчен Казан шәһәре зиратлары территорияләрендә бушлай бирелә торган җир кишәрлегенең зурлыгын билгеләүче муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

·         сугыш хәрәкәтләре булып узган, шулай ук массакүләм репрессия корбаннарын күпләп җирләү ихтималы булган территорияләрдә барлык төр эшләр башкарыр алдыннан, билгесез каберлекләрне ачыклау максатыннан, әлеге территорияләрне тикшерүне оештыру;

·         иске хәрби һәм элегрәк билгеле булмаган каберлекләрне билгеләү һәм теркәү, кирәк булган очракта яңадан җирләү турында документлар әзерләү;

·         вафат (һәлак) булганнарның мәетләрен моргларга (мәетләрне саклау урыннарына), суд-медицина экспертизасы органнарына алып баруны муниципаль хокукый акт белән билгеләнгән тәртиптә оештыру;

·         Казан шәһәре крематорийлары эшчәнлеге тәртибен билгели торган муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

җирләү эше мәсьәләләре буенча попечительләр (күзәтчелек) советын формалаштыру һәм аның эшчәнлеге вәкаләтләре турында муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

·         җирләү эше мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган хезмәт булдыру һәм аның эшчәнлеге тәртибе турында муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү;

·         2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында»гы Федераль закон нигезендә Казан шәһәре территориясендә муниципаль хокукый актларның тиешле административ регламент белән билгеләнә торган таләпләрен үтәүне муниципаль контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

Идарә вәкаләтләре белән бәйле бәхәсләр буенча, шул исәптән Казан шәһәре Башкарма комитеты исеменнән судларда катнашу;

Идарә вәкаләтләре өлкәсендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатларында муниципаль ихтыяҗлар өчен, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр (предприятиеләр) өчен товарлар китертүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә төзелә торган контрактлар буенча муниципаль заказчы сыйфатында катнашу;

·         гражданнарны кабул итүне гамәлгә ашыру, гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм тулысынча карап тикшерүне тәэмин итү, алар буенча карарлар кабул итү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән вакыт эчендә җаваплар юллау;

муниципаль контрактлар төземичә гамәлгә ашырыла торган сатып алулар реестрын алып бару;

ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру һәм җирләү урыннарын карап тоту өлкәсендә муниципаль хокукый актларны гамәлгә ашыру, шулай ук аларның үтәлешен тәэмин итү;

Үзгәртү датасы: 09.04.2021