В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Идарәдә гражданнарны шәхси кабул итү «Рәсәй Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 02.05.2006 ел, №59-ФЗ Федераль законның 13 статьясы һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 12.05.2003 ел, №16-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 11 статьясы нигезендә оештырылган.
Шәхси кабул итү вакытында гражданин шәхесен таныклаучы документ күрсәтә.
Телдән аңлатылган мөрәҗәгатьнең эчтәлеге гражданинның шәхси кабул итү карточкасына теркәлә. Телдән мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар һәм вакыйгалар ачык булу һәм өстәмә тикшерү таләп итмәгән очракта, гражданның ризалыгы белән мөрәҗәгать итүгә җавап телдән шәхси кабул итү барышында бирелергә мөмкин, һәм бу хакта гражданны шәхси кабул итү карточкасында язу эшләнә. Калган очракларда мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча язмача җавап бирелә.
Шәхси кабул итү барышында кабул ителгән язма мөрәҗәгать әлеге Федераль законда билгеләнгән тәртиптә теркәлергә һәм каралырга тиеш.
Әгәр мөрәҗәгатьтә хәл ителеше идарә компетенциясенә керми торган мәсьәләләр булса, гражданга кая һәм нинди тәртиптә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатма бирелә.
Гражданнарның аерым категорияләре Рәсәй Федерациясе законнарында каралган очракларда беренче чиратта шәхси кабул итү хокукыннан файдалана.
Казан шәһәре Башкарма комитетының 19.03.2009 елдагы 845 номерлы карары нигезендә, идарә башлыгы яки вәкаләтле затлар тарафыннан атна саен сишәмбе көнне 14:00 сәгатьтә гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелә. Кабул итүгә язылу (843) 223 23 96 телефоны буенча башкарыла.
Идарә белгечләре гражданнарны эш көннәрендә 09:00 дән 18:00 гә кадәр (тәнәфес 12:00 дән 13:00 гә кадәр) кабул итә.