В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Штрафка шикаять бирү
Игътибар!
Муниципаль парковканы түләмәгән һәм автомобильне яшел зонада урнаштырган өчен (автомат режимда эшләүче, фото - һәм кино төшерү, видеоязма функцияләре булган махсус техник чара белән теркәлгән очракта) фотосурәтне (хокук бозу датасын, урынын, ТР Административ хокук бозулар кодексының маддәсен үз эченә алган) шәхси кабинетта Казан Мэриясенең интернет-порталында «Админкомиссия штрафлары» битендә шәхси кабинетта алырга мөмкин (kzn.ru).
Штрафны тикшерү турында тулырак мәгълүмат «Штраф тикшерү» вкладкасында тәкъдим ителгән.
Административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау тәртибе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30 бүлегендә билгеләнгән.
Карар белән килешмәгән очракта, ул коллегиаль органның урнашкан урыны буенча (Казан шәһәренең Авиатөзелеш район суды) карарның күчермәсен тапшырганнан соң 10 тәүлек эчендә шикаять бирелергә мөмкин (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.1 маддәсең 1 өлеше).
Мөһим! ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.16 һәм 3.17 маддәләре буенча (автоматик режимда эшләүче махсус техник чаралар белән хокук бозуларны теркәгән очракта) карарларга административ хокук бозу кылу урыны буенча район судына шикаять бирелә.
Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга шикаять район судына почта элемтәсе операторлары (Почта России) аша генә җибәрелергә мөмкин. Шикаятьтә үз кулың белән куйган имза кирәк.
Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять бирүгә дәүләт пошлинасы салынмый (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.2 маддәсең 5 өлеше).
Казан шәһәрен административ комиссияләре тарафыннан чыгарылган административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга шикаять бирү үрнәге.
Казан шәһәре район судларының адреслары:
Казанның Авиатөзелеш район мәхкәмәсе
420127, Казан шәһәре, Чайковский ур., 19
тел.: (843) 264-92-00
Казанның Вахитов район мәхкәмәсе
420043, Казан шәһәре, Лесгафт ур., 33
тел.: (843) 264-93-00
Казанның Киров район мәхкәмәсе
420032, Казан шәһәре, Шоссе ур., 3
тел.: (843) 264-94-50
Казан шәһәре Мәскәү район мәхкәмәсе
420034, Казан шәһәре, Правосудие ур., 2
тел.: (843) 264-95-00
Казанның Яңа Савин район мәхкәмәсе
420094, Казан шәһәре, Короленко ур., 58 А
тел.: (843) 264-96-00, 264-96-90 (ф.)
Казанның Идел буе район мәхкәмәсе
420101, Казан шәһәре, Мәүлетов ур., 50
тел.: (843) 264-97-00, 264-97-84
Казанның Совет район мәхкәмәсе
420029, Казан шәһәре, Александр Попов ур., 4а
тел.: (843) 264-98-00, 264-98-94 (ф.)