Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2019, 10:57

И.Метшин: «Спорт комитетының яңа рәисе тарафыннан куелган бурычлар тормышка ашарлык һәм шәһәрлеләрнең ихтыяҗларына җавап бирә»

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет хезмәткәрләренә Физик культура һәм спорт комитетының яңа рәисен тәкъдим итте. Бу вазифаны ачык сайлап алу нәтиҗәләре буенча «Ракета» спорт комплексының элеккеге директоры Альберт Салихов алды. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Альберт Салихов үз презентациясендә ТР башкаласында спортны үстерү буенча билгеләгән планнар шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирә.

Узган җомгада Физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифасына дәгъва кылучыларны сайлап алуның финал этабы узды. Катнашу өчен 14 кеше гариза бирде, 11-е ярымфиналга кертелде, 4-есе йомгаклау этабына кадәр барып җитте. Соңгы сынау барышында алар шәһәр Мэры рәислегендәге эксперт советына Казанда Спорт һәм физкультура үсеше стратегиясенә карата үз карашларын тәкъдим иттеләр.

«Ачык сайлап алуда 11 претендент катнашуы безнең өчен көтелмәгән хәл булды, – дип билгеләде И.Метшин. - Шунысы яхшы, үзләрен күрсәтергә һәм иң яхшы казанышларын күрсәтергә теләк белдергән лаеклы дәгъва кылучылар аз түгел. Казан - Россиянең спорт башкаласы, һәм бу югары исемгә туры килергә кирәк».

Эксперт советы «Ракета» спорт комплексы директоры Альберт Салиховның презентациясен аерып алды. Ул шәһәрдә массакүләм спортны үстерү буенча бердәм үзәк булдырырга тәкъдим итте, аның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен халыкның һәр категориясе белән көн саен һәм төгәл эш алып бару. Ул шулай ук торак массивларда спорт инфраструктурасын максималь куллануга һәм коммерцияле спорт проектлары белән хезмәттәшлеккә басым ясады.

«Альберт Салиховның презентациясе спортны үстерүгә кызыклы карашта булуы белән безне гаҗәпләндерде, - диде И.Метшин. – Анда шәһәр халкының ихтыяҗларына җавап бирә торган конкрет идеяләр бар. Шул исәптән – массакүләм, балалар спортын, югары казанышлар спортын үстерү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча да. Шунысы мөһим, бу ниндидер ерактагы, якты киләчәк түгел - Сез куйган бурычлар, чыннан да, тормышка ашырылучан, һәм без моның өстендә бергәләп эшләячәкбез».

ТР башкаласы Мэры А.Салиховның спортны үстерү өлкәсендә зур эш тәҗрибәсенә ия булуын да билгеләп үтте. «Альберт Иршат улының хезмәт юлы Казан технология университетын 2008 елда тәмамлаганнан соң башлана. Ул Спорт комитетының әйдәп баручы белгече, аннан соң «Ракета» спорт комплексы директоры булып эшли. Болар барысы да Физик культура һәм спорт комитетының яңа рәисенең зур эш тәҗрибәсе турында сөйли».

Белешмә

Салихов Альберт Иршат улы

1986 елның 3-нче сентябрендә ТАССРның Актаныш районы, Актаныш авылында туа. 2008 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлый, инженер.

2006-2008 еллар - система администраторы, Шәхси эшмәкәр Заев Сергей Леонидович

2008-2011 еллар - Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты укыту-спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече

2011-2019 еллар - «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексы муниципаль бюджет учреждениесе директоры, Казан шәһәре

2019 елның 8-нче ноябреннән- Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе

«3 класслы муниципаль хезмәт референты» класс чины бар.

Бүләкләр: Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2013 ел.)

«Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2013 ел)

«Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014ел)

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.11.2019
Видеорепортаж
11.11.2019 11:31
Барлык яңалыклар