В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм салютларын оешкан төстә үткәрү һәм шәһәрлеләрнең Казан шәһәрендә пиротехника әйберләрен мөстәкыйль куллану өчен яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрнең һәр административ районында 4 махсус мәйданчык билгеләнгән:
- Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары - Киров дамбасы яр буенда мәйданчык;
- Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары-Гаврилов урамындагы мәйдан;
- Совет районы - «Казанские ипподромы» районындагы җирлек участогы - Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында;
- Вахитов һәм Идел буе районнары - Идел буе районының Каенлыкта (Мирный) урнашкан «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы транспорт өчен автомобиль тукталышы.