В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кремль урамындагы шәһәр Думасы биналары комплексын тулысынча реконструкцияләү тәмамланды
Денис Гордийко фотосы
2025 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча башкарылган эшләрнең гомуми күләме 11,9 миллиард сумны тәшкил итә. Бу 2024 ел күрсәткеченнән өч тапкырга диярлек күбрәк, ул вакытта башкарылган эшләр 4,1 миллиард сум дип бәяләнгән, дип хәбәр итте Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин аппарат киңәшмәсе барышында.
«Капиталь төзелеш идарәсе коллективы тарафыннан узган ел 12 миллиард сумга башкарылган эшнең зур күләме – бу техник заказчы һәм техник күзәтчелек функцияләре. Белгечләр коллективы үз тармагында беренче дистә ел гына профессионал булып тормый. Алар эксперт булу белән бергә, төзелештән тыш зур эш башкарган кешеләр дә. Бу документлар әзерләү, исәп-хисаплар, төрле структураларга сораулар буенча эксперт эше. Коллектив компетенцияләренә ярдәм итәргә кирәк», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Социаль өлкә объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча башкарылган эшләр күләме бер елда 2,8 миллиард сумга җиткән. Кремль урамындагы шәһәр Думасы биналары комплексының төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын реконструкцияләү төп проектларның берсе булып тора. Гомуми мәйданы 2,7 мең квадрат метрдан артык булган бина фәнни-проект документациясе нигезендә торгызылган, заманча файдалану өчен җайлаштырылган һәм кулланышка тапшырылган. Яңартылган биналарда Кадрлар сәясәте идарәсе, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Эшләр идарәсе һәм Телекоммуникацияле технологияләр департаменты урнашкан.
Узган елны Даурия урамында механикалаштыру һәм теплица хуҗалыгы базасы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Объектның мәйданы 1,2 гектар тәшкил итә. Территориядә VENLO тибындагы теплица – заманча югары технологияле һәм тулысынча автоматлаштырылган теплица урнаштырылган, анда яңа агротехнологияләр кулланыла. Әлеге объектны төзү утырту материалын үстерү күләмнәрен арттырырга һәм Казанның «Яшел башкала» статусын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Воровский урамында коммуналь хезмәтләр күрсәтү базасы төзелеше тәмамланган. Аның составына 2 700 квадрат метр мәйданлы заманча ремонт блогы, административ-көнкүреш блогы, реагентлар һәм катнашмалар саклау өчен ябык склад, салкын склад, шулай ук коммуналь техника өчен 133 машиналык урынга парковка, шул исәптән 74 кар җыю машинасы керә. Базада «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе урнашкан.
«Социаль ипотека»дан тыш, «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе базасы, яңа теплица хуҗалыгы кебек эре объектлар, әлбәттә, – яңа стандарт. Барысы да узган гасырда эшләнгән һәм Татарстан Республикасы башкаласы дәрәҗәсенә туры килми иде. Бүгенге көндә бу стандарт булып тора, барлык программаларны гамәлгә ашыруда да шул стандартларга йөз тотачакбыз», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Төзелеш белән беррәттән, муниципаль милектәге объектларны, шул исәптән катлаулылыгы югары булган мәдәни мирас объектларын капиталь төзекләндерү һәм реставрацияләү дә мөһим эш юнәлеше булып кала. 2025 елда сигез объект капиталь төзекләндерелгән, кабул ителгән эшләрнең гомуми күләме 171 миллион сум тәшкил иткән.
Өч объектта эшләр төгәлләнгән: Миславский урамы, 4 адресы буенча урнашкан «Харитонов типографиясе, 1896 ел» мәдәни мирас объектының фасады тарихи йөзен саклап һәм кондиционер системасы урнаштырып торгызылган. Профсоюз урамы, 25/15 адресы буенча урнашкан Мәдәният идарәсе бинасы фасадына капиталь ремонт үткәрелгән. Дементьев урамы, 2б адресы буенча урнашкан Административ-техник инспекция идарәсе бинасы шулай ук капиталь төзекләндерелгән.
«Докладта мәдәни мирас объектлары аталды. Без милекче буларак реставрация эшен дәвам итәчәкбез. Бу безнең бурычыбыз», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән килешү нигезендә Кави Нәҗми урамында урнашкан «Дәүләт банкының Казан бүлегенең элеккеге бинасы» мәдәни мирас объектының ремонт-реставрация эшләренә төзелеш контроле гамәлгә ашырыла. Шулай ук Максимов урамы, 1 йортта капиталь ремонт эшләре башланган.
«Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте хисабына Тула урамындагы туклану комбинаты капиталь төзекләндерелә.