Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Эшләр идарәсе

Сәлахов Марат Фарук улы
Эшләр белән идарә итүче

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Эшләр идарәсе Башкарма комитет Аппараты эшчәнлеген матди-техник, хуҗалык һәм социаль-көнкүреш ягыннан тәэмин итүне, ел саен Аппарат тоту чыгымнарының сметаларын формалаштыруны һәм үтәүне гамәлгә ашыра. Идарә акчаларны экономияле тотуны, алардан рациональ файдалануны һәм аларның сакланышын тәэмин итә, Комитет биналарына һәм корылмаларына капиталь төзелеш, үзгәртеп кору һәм агымдагы ремонт эшләрен оештыра. Идарә шәһәр чараларын оештыру-техник яктан тәэмин итә, сайлаулар уздырганда сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәтә һ.б.

Идарә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының структур бүлекчәсе булып тора. Эшләр идарәсе үз эшчәнлеген Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе рәислегендә гамәлгә ашыра. Эшләр идарәсен җитәкче – Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче җитәкли. Эшләр идарәсе турындагы нигезләмә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе тарафыннан раслана. Эшләр идарәсе үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте хокукый актларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Законнарына, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хокукый актларына, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актларына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таянып эш итә. Эшләр идарәсе үз эшчәнлегендә үзенә хисап тотарга тиешле муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр эшенә кураторлык итә, компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча дәүләт хакимияте һәм идарә органнары, шулай ук башка җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итә.

Эшләр идарәсенең төп бурычлары:

  • Башкарма комитет Аппараты эшчәнлеген матди-техник, хуҗалык һәм социаль-көнкүреш ягыннан тәэмин итү;
  • Башкарма комитет Аппаратын тотуга ел саен чыгым сметаларын формалаштыру һәм үтәү, акчаны сакчыл тоту, алардан рациональ файдалану һәм матди чаралар сакланышын тәэмин итү;
  • Башкарма комитет биналарына һәм корылмаларына капиталь төзелеш, үзгәртеп кору һәм агымдагы ремонт эшләрен оештыру;
  • оештыру-икътисади, мәдәни-административ практиканы, муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү механизмын камилләштерү мәсьәләләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе һәм Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе йөкләмәсе буенча аналитик материаллар әзерләү;
  • дәүләт бәйрәмнәренә, истәлекле һәм юбилей даталарына багышланган шәһәр чараларын оештыру-техник яктан тәэмин итү; дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына сайлаулар уздырганда сайлау комиссияләренә ярдәм күрсәтү;
  • Башкарма комитет эшчәнлегенең тышкы һәм эчке куркынычсызлыгын тәэмин итү, дәүләт һәм хезмәт серен тәшкил итә торган мәгълүматларны саклау.

Эшләр идарәсе үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге төп функцияләрне башкара:

  • Казан шәһәр Думасы сессияләренә, дәүләт бәйрәмнәренә, истәлекле юбилей даталарына багышланган чараларны оештыруда Башкарма комитет тарафыннан үткәрелә торган киңәшмәләргә, утырышларга, конференцияләргә матди-техник яктан хезмәт күрсәтүне тәэмин итә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына сайлаулар уздырганда сайлау комиссияләренә булышлык күрсәтә;
  • Башкарма комитет биналарына һәм корылмаларына капиталь төзелеш, үзгәртеп кору, ремонт эшләрен, агымдагы ремонтны тәэмин итү һәм гамәлгә ашыруны планлаштыра һәм алып бара;
  • хезмәткәрләрне элемтә һәм хезмәт автотранспорты белән тәэмин итә;
  • Аппарат хезмәткәрләренә шифаханә-курорт, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүдә ярдәм итә;
  • Башкарма комитет Җитәкчесе чакыруы буенча килгән делегацияләрне каршы алу, кабул итү һәм урнаштыру эшен оештыра;
  • Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм килгән кунаклар тарафыннан эчке тәртип, бинага кертү режимы кагыйдәләре үтәлешен, эш вакытында һәм эшкә бәйле булмаган вакытта биналарны саклауны тәэмин итә;
  • Башкарма комитет Аппараты хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлүен тикшерүдә тота;
  • бүлек компетенциясенә керә торган мәсьәләләрне хәл иткәндә федераль һәм республика дәүләт хакимияте һәм идарә органнары белән хезмәттәшлек итә;
  • муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре, Башкарма комитетның район администрацияләре, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башка җирле үзидарә органнары белән үзенең эшчәнлек мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә;
  • ведомство карамагындагы муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә, район башкарма комитетына, башка җирле үзидарә органнарына профильле мәсьәләләр буенча методик ярдәм күрсәтә;
  • дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм башка муниципаль берәмлекләрнең шундый ук хезмәтләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә.