В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вәкаләтләр нигезендә төзекләндерү, төзекләндерү объектларында инженер-коммуникация (җир), ремонт һәм башка төр эшләрне башкару, яшел утыртмалар утырту, аларны карап тоту һәм саклау өлкәсендә норматив хокукый актлар, шәһәр территориясендә ваклап сәүдә итүнең стационар булмаган объектларын урнаштыру тәртибен үтәү өлкәсендә Казан шәһәре территориясендә урнашкан яисә үз эшчәнлеген алып бара торган физик затлар, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлеген тикшереп тору. Төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үтәүне, чисталык һәм тәртип тәэмин итүне контрольдә тоту. Төзелеш, җир эшләрен башкару һәм төзеклек дәрәҗәсен торгызу эшләренә мониторинг үткәрү.
Ордерлар буенча, шул исәптән авария-торгызу эшләре буенча да, эшләрне башлау һәм тәмамлау вакытларын тикшереп тору.
|
|
|
Яшел зонада парковка өчен штраф турында тулырак мәгълүмат (хокук бозу датасы, урыны һәм фотолары, Административ хокук бозулар турында ТР кодексы статьялары) белән Казан мэриясе порталында танышырга мөмкин. Моның өчен:
1. Төп биттә «Шәһәр халкы өчен сервислар» бүлегендә «Админкомиссия штрафлары»на басарга.
2. Авторлашу таләбенә юлыккач, уң якта өске почмакта (телефонда – уң якта өске почмактагы яшел шакмак) Шәхси кабинетка керергә.
3. Алга таба «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша керү» (РФ) дигән өлешенә басарга.
4. ЕСИА (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) аша авторлашырга.
5. «Админкомиссия штрафлары» сервисына керү мөмкинлеге бирелде.
Мәгълүматны УИН номеры (0318 саннарыннан башлана торган, 25 саннан торган уникаль идентификатор) һәм автомобильнең дәүләт номеры, машина йөртү таныклыгы номеры буенча карап була.
Моннан тыш, «Админкомиссия штрафлары» сервисында муниципаль парковкага түләмәгән өчен хокук бозуларның фотоларын да табарга була.
Казан Башкарма комитеты аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе битендә, «Штраф булу-булмавын тикшерергә» бүлегендә визуаль аңлатып бара торган аңлатма урнаштырылган. Анда шулай ук Казан шәһәре Административ комиссиясе карарын электрон рәвештә ничек алып булуы турында да тасвирланган. Элегрәк моны бары тик Дементьев урамы, 2Б адресы буенча урнашкан Казан шәһәре Административ комиссиясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә була иде.
Аңлатмалар алу өчен Казан шәһәре, Дементьев урамы, 2Б адресы буенча Казан шәһәре Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, телефоннар: 8(843)223-23-96. Реквизитларга килгәндә, алар «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ төзекләндерү өлкәсендә муниципаль хокукый актларның таләпләрен бозган өчен барлык административ штрафлар буенча да Казан шәһәре бюджеты керемнәренең администраторы булып торганга күрсәтелгән.
Парковка оештыру өчен йорт яны территориясенең җир кишәрлегенә хокук билгели торган документлар кирәк.
Парковка урыннарын оештыру, андый мөмкинлек булган очракта, йорт урнашкан җир кишәрлеге чикләрендә күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми җыелышы нигезендә тәэмин ителә. Төзекләндерү проектын финанслау тәртибен билгеләргә һәм әлеге проектны тормышка ашыру өчен җаваплы затны сайларга кирәк.
Паркинг проектын эшләү махсус оешмага йөкләнә. Автомобиль парковкасы проектында парковкалау мәйданчыгы планы, җир кишәрлегендә юл хәрәкәтен оештыру схемасы булырга тиеш. Нормативлар нигезендә ачык парковка оештыруда төп моментларның берсе – күпфатирлы йорттан һәм җәмәгать мәйданчыкларыннан минималь аралык калдыру. Әлеге нормативлар СанПиН 2.2.1/2.1.1.1200-03 кагыйдәләрендә билгеләнгән.
Автомобиль парковкасының әзер проекты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе бүлегендә (юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләсе буенча), җир кишәрлегенең шәһәр төзү планын алу өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 11 сентябрындагы 4855 нче номерлы «Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы карары нигезендә) килештерү узарга тиеш.