В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мэры эксперт бергәлеген бәяләү һәм ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча V «Төбәк сәясәте» премиясе лауреаты булды
Денис Гордийко фотосы
Илсур Метшин «Иң нәтиҗәле эшләүче мэр» номинациясендә V «Төбәк сәясәте» премиясе лауреаты булды. Бүләкләү тантанасы сәяси һәм икътисадый элемтәләр агентлыгы оештырган «Регион» эксперт клубы утырышы кысаларында узган.
Премиядә җиңүчеләрне эксперт жюри карары һәм «ПолитологОрлов» Telegram-каналында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләгәннәр.
Башка лауреатлар арасында – «Иң нәтиҗәле эшләүче губернатор» буларак билгеләнгән Мәскәү мэры Сергей Собянин, шулай ук төбәкнең көн тәртибен формалаштыруга йогынты ясаган экспертлар һәм проектлар.
Премияне билгеләүче жюри составына төбәк сәясәте, политология һәм иҗтимагый тикшеренүләр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, аналитик үзәкләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кергән.