«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенең төп эшчәнлеге булып шәһәр территориясендә төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүне оештыру тора.
РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән белем бирү процессын финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләре искәрмә булып тора.
Мәгариф идарәсе:
Казанның муниципаль белем бирү оешмалары челтәре 533 учреждениедән тора, алар арасында: 174 гомуми белем бирү учреждениесе, 323 балалар бакчасы, 49 өстәмә белем бирү учреждениесе, 1 мәгариф хезмәткәрләре йорты. Белем бирү хезмәтләрен шулай ук 16 дәүләтнеке булмаган мәктәп, К(и)ФУ составындагы 3 мәктәп, 26 хосусый балалар бакчасы тәкъдим итә.
Мәгариф идарәсе:
муниципаль белем бирү учреждениеләрен, муниципаль югары уку йортларын булдыру, үзгәртеп кору һәм ябу белән шөгыльләнә;
билгеләнгән чикләрдә муниципаль мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген контрольдә тотуны гамәлгә ашыра;
шәһәр территориясендә мәгариф учреждениеләре челтәрен үстерүне оештыра;
муниципаль мәгариф учреждениеләре белән оештыру-методик җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра;
уку процессын матди-техник тәэмин итү белән шөгыльләнә.
Идарә үз эшчәнлегендә «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе турындагы Нигезләмәгә таяна.
Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе түбәндәге адрес буенча урнашкан:
Казан, Зур Кызыл ур., 1 йорт (3 нче кат).
Тел.: 223-23-80, Электрон адрес: kazan.obr@yandex.ru