В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны 223 мең сумга штрафка тартканнар
Денис Гордийко фотосы
Хокук бозучыларга каршы нәтиҗәлерәк көрәшү өчен аларны җаваплылыкка тартуның яңа механизмы эшләнә. «Без җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләрне турыдан-туры төзергә мөмкинлек бирә торган проект өстендә эшлибез», - дип җиткерде Евгений Чекашов. Проект хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советында тикшерелә.
Законсыз барлыкка килгән чүплекләр һәм парковкалар контейнерларга керүгә комачаулый торган иң проблемалы нокталарда даими контроль өчен видеокүзәтү урнаштыру буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелде. Сынау зоналары күпфатирлы йортларның ишегалларында да (Гудованцев урамы, 22), шулай ук шәхси секторда да (Шатура урамы, 38) булдырылды.
Хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү «соры йөкчеләрне» җаваплылыкка тарту процессын шактый тизләтә һәм контейнерларны туктаган машиналар белән блоклау проблемасын хәл итәргә ярдәм итә.
Төбәк операторы мәгълүматлары буенча, системалы рәвештә автомобильләр тарафыннан блоклана торган мәйданчыклар саны кимегән. Хәзер аеруча проблемалы һәм даими рәвештә машиналар туктап торган 18 мәйданчык теркәлгән. Узган ел бу сан 46 иде.
2025 елда хокук бозучыларга каршы көрәштә Административ-техник инспекция идарәсе актив ярдәм итте, контейнер зоналары территориясендә парковка өчен беркетмәләр төзеде. Әлеге вакыт эчендә Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре 199 беркетмә төзегән, бу 544 мең сум штраф түләтергә мөмкинлек биргән.
Превентив чара сыйфатында шулай ук чикләү ярымшарларын урнаштыру актив кулланыла. Соңгы ике елда идарәче компанияләр ярдәмендә 70 мәйданчыкта 100 дән артык шундый чикләү җайланмасы урнаштырылган. Нәтиҗәдә бер ел эчендә 50 дән артык мәйданчыкта контейнерларга керү мөмкинлеге торгызылган.