Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2026, 10:10

Казан мэры күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү турында: «Ел әле генә башлануга карамастан, сыйфатны югалтмыйча ашыгырга кирәк»

Хәзерге вакытта 2026 елга планга кертелгән күпфатирлы 163 йортның 10 сы төзекләндерелгән

Марат Мөгыйнов фотосы

Бу елны Казанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына 163 йорт кертелгән. Эшләр өчен барлыгы 2,9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2025 елның декабрендә аукцион үткәрелгән һәм беренче күпфатирлы 45 йортны төзекләндерү өчен генподряд оешмасы белән контракт төзелгән. Хәзерге вакытта контракт буенча план 10 процентка артыграк үтәлгән. Күпфатирлы 10 йортта төзекләндерү эшләре инде тәмамланган, хәзер башкарылган эшләрне кабул итү процессы бара. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Район башлыклары, подряд оешмалары, идарәче компанияләр халык белән элемтәдә булып, эшне вакытында башкарырга өйрәнделәр. Шуңа күрә, ел әле генә башлануга карамастан, сыйфатны югалтмыйча ашыгырга кирәк. Тәҗрибә һәм практика вакытның бик тиз узуын күрсәтә», - дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Казан башлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә төтен юлларын, вентиляция каналларын төзекләндерү буенча гамәлгә ашырыла торган аерым программа өчен рәхмәт белдерде. «Узган ел буенча Хөкүмәткә лифтларны алыштыру программасы өчен рәхмәт белдерәбез. 400 лифт дип әйтелде – республика бюджеты ярдәменнән һәм Татарстан Республикасы рәисенең шәхси карарыннан башка бу программаны эшләү мөмкин булмас иде. Хәтта бер лифт эшләми башласа гына да – бу галәм масштабындагы четерекле мәсьәлә. Сез күз алдына китерәсезме, әгәр дә без 400 лифтны вакытында алыштыра алмасак, нинди хәлләр булыр иде», - дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, хәзерге вакытта эшләргә заказ бирүче – «ТР ТКХ фонды» коммерцияле булмаган оешмасының планнарында күпфатирлы 45 йортны төзекләндерү. Генераль подрядчы оешмасы белән килешү узган елның декабрь аенда ук төзелгән. Эшләрне 15 сентябрьгә, ә сезонлы (түбә, фасад, җылыту системалары) эшләрне 15 августка тәмамларга ниятлиләр. «Хәзерге вакытта төзелгән контракт буенча эшләр 10 процентка артыграк үтәлгән», - диде чыгыш ясаучы.

Төзекләндерү эшләре Товарищеская урамында урнашкан 28/70 нче номерлы йортта башланып киткән, анда түбә алыштырылачак. Тагын дүрт йортта инженерлык челтәрләрен – су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын алыштыра башлаганнар. Моннан тыш, күпфатирлы ике йортта шәхси җылылык пунктлары булдырылачак, шулай ук күпфатирлы 35 йортта вентиляция каналлары һәм төтен чыгу юллары төзекләндереләчәк.

«Әлегә «ТР ТКХ фонды» калган 118 йортка конкурс өчен документлар әзерли, аукционнар игълан ителүен, контрактлар төзелүен һәм эшләр башлануын көтәбез», - дип шәрехләде Искәндәр Гыйниятуллин.

Исегезгә төшерәбез, эшләр тиешенчә дәрәҗәдә башкарылмаган очракта, шәһәр халкы идарәче компанияләргә, техник күзәтчелек хезмәтенә, Дәүләт торак инспекциясенә, район администрациясенә яки шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына мөрәҗәгать итә ала.

Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты: +7(843)223-19-22;

Төзелеш контроле – «СТН» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте: +7(843)236-90-96;

Дәүләт торак инспекциясе: +7(843)555-69-01.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.01.2026
Видеорепортаж
26.01.2026 11:07
2026 елда күпфатирлы 163 йорт капиталь төзекләндереләчәк
Барлык яңалыклар