Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

  • Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе күпме тора?
    Киңәйтергә Свернуть
    Гомуми файдаланудагы җир өсте транспортында (автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар) белән метрополитенда йөрү бәясе кулдагы исәп-хисапка 36 сум тәшкил итә, банк картасы буенча - 35 сум, озак вакытлы файдаланудагы билет белән 1 баруга түләгәндә («электрон янчыкка») - 35 сум, «100 һәм аннан да күбрәк йөрүгә» - 25 сум.

  • Реаль вакыт режимында җәмәгать транспорты хәрәкәте җәдвәлен кайдан карарга була?
    Киңәйтергә Свернуть
    Җәмәгать транспорты хәрәкәте җәдвәлен реаль вакыт режимында сылтама буенча карарга мөмкин.

  • Җәмәгать транспорты эше буенча кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә Свернуть


    Кайнар линия: +7 843 223 28 28

    Транспорт комитеты

    Казан шәһәре, Островский урамы, 23, литер 1

    Телефоны:   +7 843 223 28 28

    Шулай ук мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

    Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

    420061, Казан шәһәре, Ершов урамы, 31а

    Телефоны:  +7 843 291 90 10

    ЮХИДИ

    Казан шәһәренең дежур часте   Телефоны:+7 843 533 38 12

    Эвакуацияләүнең диспетчерлык хезмәте Телефоны:+7 843 277 66 77

    Кулланучылар хокукларын яклау комитеты

    Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 94

    Телефоны: +7 843 277 94 96  



  • Ни өчен банк картасы «кара исемлеккә» эләккән һәм ничек картаны исемлектән чыгарырга?
    Киңәйтергә Свернуть

    Казан шәһәренең шәһәр пассажир транспортында яңа терминаллар буенча түләү автоном рәвештә башкарыла, ягъни башта билет бастырыла, аннары банк-эмитентка акчаларны хисаптән күчерү өчен таләп җибәрелә. Әмма исәптән чыгару гамәлгә ашырылмаска мөмкин, шулай итеп, сәфәр түләнмичә калачак, һәм карта «кара исемлеккә» кертеләчәк. Бурычны «Транспорт картасы» сайтында мөстәкыйль рәвештә капларга була.



  • Шәһәр җәмәгать транспортында инвалидны озатып йөрүче кешеләр өчен каралган ташламалы транспорт картасын ничек кулланырга?
    Киңәйтергә Свернуть
    Бердәм айлык социаль йөрү билеты һәм бердәм айлык балалар социаль йөрү билеты (ташламалы транспорт картасы) Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 нче апрелендәге 161 нче  номерлы «Татарстан Республикасында бердәм айлык социаль йөрү билеты һәм бердәм айлык балалар социаль йөрү билеты бирү тәртибен раслау турында»гы карары белән өстәмә социаль ярдәм чарасы буларак айлык акчалата түләүләр алучы ташламалы категория гражданнар өчен кертелде.

    Озата баручы инвалидның (инвалид баланың) ташламалы транспорт картасы озата баручы картасы булып тора. Инвалидны (инвалид баланы) озата баручының ташламалы транспорт картасы исемле түгел, һәм I төркем инвалидны (хезмәт эшчәнлегенә сәләтен чикләүнең III дәрәҗәсе) яки инвалид балаларны озата баручы транспорт чарасында инвалид баланы озата баручы ташламалы транспорт картасын һәм ташламалы транспорт картасын күрсәтергә тиеш.

    Инвалидның (инвалид баланың) ташламалы транспорт картасы исемле булып тора, ул карта хуҗасы булганда гына гамәлдә була.

    Әлеге тәртип Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты белән берлектә 2008 елда кабул ителде.

    Элек билгеләнгән тәртипкә үзгәрешләр кертүче норматив документлар кабул ителмәгән.