В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Раштуа бәйрәмендә төнге хезмәттән соң шәһәр халкына «КАИ» тукталышында 10, 23, 30, 60 һәм 89 номерлы автобуслар хезмәт күрсәтәчәк
Денис Гордийко фотосы
Казанда бәйрәм көннәрендә шәһәр пассажир транспортының эш режимы үзгәрә – алар 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял көне графигы буенча йөриячәк. Яңа ел төнендә җир өсте транспортының халык тарафыннан ихтыяҗ зур булган маршрутлар эше иртәнге сәгать 02:00 гә кадәр озайтылачак, ә метрополитен пассажирларга 00:00 гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Раштуа бәйрәмендә, 7 гыйнварда да махсус эш режимы каралган. Казан Мәрьям Ана иконасы соборына килүчеләргә уңайлы булсын өчен, төнге бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, иртәнге сәгать 2:00 дә «КАИ» тукталышында 10, 23, 30, 60 һәм 89 номерлы маршрутлар буенча махсус автобуслар билгеләнә.
Моннан тыш, 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр урам-юл челтәре янәшәсендә урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.
«Без башкала халкына муниципаль парковкаларны кардан чистарту турында хәбәр итәчәкбез. Моның өчен «Шәһәр парковка киңлеген оештыручы» муниципаль казна учреждениесендә җаваплы затларның кизү торуы оештырылачак. Район администрацияләре һәм Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүмат биргәннән соң, шәһәр парковкалары кушымталарына, шулай ук 740 мең язылучысы булган телеграм-каналга пуш-хәбәрнамәләр җибәреләчәк», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Илдар Шакиров искәрткәнчә, Яңа ел алдыннан шәһәр транспортында да бәйрәм рухы тудырылган. Казанда хәрәкәт итүче составның 37 берәмлеге – автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метро поездлары бәйрәмчә бизәлгән. Метрополитенның барлык станцияләре Яңа елча бизәлгән: чыршылар куелган, истәлекле фотога төшү өчен фотозоналар булдырылган, транспортта пассажирлар өчен бәйрәм котлаулары трансляцияләнә.
Бәйрәм көннәрендә транспорт эшенә кагылышлы барлык сораулар буенча Казан халкы һәм башкала кунаклары Транспорт комитетының «кайнар линия» хезмәтенә +7(843)223-28-28 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр линия тәүлек буе, калган бәйрәм көннәрендә 7:00–19:00 вакыт аралыгында эшләячәк.