Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2026, 09:42

«Кунакчыллык йолдызлары – 2025» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 30 гыйнварга кадәр кабул ителә

Бу елны җиңүчеләр 13 номинациядә билгеләнәчәк

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары – 2025» IV Төбәкара һөнәри осталык фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Гариза бирү кампаниясе 30 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Бәйгенең яңа сезонында җиңүчеләрне 13 номинация буенча билгеләячәкләр. Бу елгы фестивальнең яңалыгы – бәйгегә ике яңа юнәлеш – «Иң яхшы бариста» һәм «Иң яхшы маркетолог» номинацияләре өстәлгән. Катнашучылар шулай ук «Иң яхшы портье», «Иң яхшы горничная», «Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер», «Ресторанның иң яхшы менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы сити-блогер», «Күтәрелеп килүче йолдыз. Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер», «Булачак кунакчыллык йолдызы. Иң яхшы официант» исемнәре өчен көч сынашачак.

Бәйге ике этапта уздырыла. Беренче сайлап алу этабында катнашучыларга өй эшләрен башкарырга туры киләчәк. Тур нәтиҗәләре буенча жюри финалга чыгучыларны сайлап ала. Алар Казанда уздырылачак көндезге ярышларга кушылырга тиеш була.

Фестивальнең төбәкара этабы йомгаклары буенча катнашучыларга һәр номинациядә I, II, III урыннар биреләчәк. Беренче урынны алган җиңүче «Кунакчыллык йолдызы – 2025» дипломына лаек була. Шулай ук аңа кубок һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырачаклар.

Фестивальдә катнашучыларны кунакчыллык тармагы вәкилләре арасыннан сайлап алынган эксперт жюри бәяләячәк.

Үз эшеңдә иң яхшысы исеме өчен көч сынашу чарасында форма буенча гариза тутырырга кирәк.

Кызыксындырган сорауларны zv.g@tatar.ru электрон почтасы аша юлларга яисә +7(843)223-23-70 (өстәмә 80331) телефон номерына шалтыратып белергә була.

Исегезгә төшерәбез, узган ел бәйгегә Россиянең 23 шәһәреннән 239 гариза кабул ителгән иде. 187 катнашучы финалга чыкты, 11 номинация буенча иң яхшы 36 белгеч җиңүче дип танылды.

Барлык яңалыклар