Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Туризм үсешенә булышлык итү комитеты

Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты

Санникова Дарья Александровна
Туризмны үстерү комитеты директоры
420011, Казан шәһәре, Кремль ур., 11 йорт
+7 843 292 11 42

Без социаль челтәрләрдә :

«Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе үз эшчәнлеген Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарында һәм Уставта билгеләнгән эшчәнлек предметы һәм максатлары нигезендә башкара.

420011, Казан шәһәре, Кремль ур., 11 йорт 

тел. 292-11-42














  • Җентекле
    • Комитетның Казан шәһәре Башкарма комитетының Казанда туризмны үстерүгә шартлар тудыру һәм ярдәм итү өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча эшчәнлегенең төп максатлары:
                        - Казанда эчке һәм чит ил туризмын үстерү өчен шартлар тудыру стратегиясен эшләү һәм тормышка ашыру;

                        - Казанның туристлык потенциалын куллануны киңәйтүдә ярдәм итү;

                        - Казан шәһәренең брендларын (имиджын, образын) булдыру һәм популярлаштыру;

                        - Казан шәһәрендә эчке һәм чит ил туризмын активлаштыруда ярдәм итү;

                        - Казан шәһәрендә туризмны үстерү буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру. 

    • Куелган максатларга ирешү өчен Комитет эшчәнлеге предметлары булып тора:

                        - шәһәрнең яңа һәм аз кулланыла торган туристлык ресурсларын эшләү һәм туристлык базарына кертеп җибәрү;

                        - Казан халкына һәм туристларга, Казанда туризмны оештыруда катнашучыларга туризм өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат хезмәте күрсәтү;

                        - фестивальләр, ярминкәләр, күргәзмәләр, очрашулар оештыру;     

                        - туризмны үстерү, вакытлы һәм даими проект командаларын төзү эшләрен башкару;

                        - Казанда уза торган төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашучыларны һәм кунакларны урнаштыруга булышлык итү (шәһәрнең кунакханәләр комплексы һәм чараларны оештыручылар белән эшне оештыру);

                        - Казанда туризмны оештыруда катнашучылар өчен мәгълүмат-консультация чаралары үткәрү;

                        - Казанның бердәм туристлык-мәгълүмат порталын булдыру һәм аны алып бару;

                        - Казан турында мәгълүмат материалларын эшләү, әзерләү һәм тарату;

                        - Казанда туризм өлкәсендә программалар һәм проектлар турында бердәм мәгълүмат базасын булдыру;

                        - Казанның туристлык ресурслары турында бердәм мәгълүмат банкын булдыру;

                        - туристлык ресурсларының торышы турында мәгълүмат җыю һәм аларны рациональ файдалану буенча тәкъдимнәр эшләү;

                        - шәһәрнең туристлык ресурсларының үсешенә күзәтү ясау;

                        - туристларның, шәһәрнең потенциаль кунакларының һәм Казан халкының шәһәрнең туристлык продуктларына карата кулланучы буларак һәм мәгълүмат ягыннан сорауларына анализ үткәрү;

                        - Казанның туристлык ресурсларын эчке һәм тышкы базарларга чыгаруда ярдәм итү һәм алар базасында яңа туристлык продуктлары булдыру;

                        - брендлар булдыру һәм гамәлдәге Казан брендларын үстерү;

                        - шәһәрнең туристлык ресурсларын үстерүгә инвесторлар җәлеп итүдә ярдәм итү;

                        - массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Россия һәм чит ил туроператорлары өчен реклама-мәгълүмат турлары үткәрү;

                        - Казанның туристлык комплексын Россиядә һәм чит илләрдә тәкъдир итүне оештыру.

       

       

Сораулар һәм җаваплар
  • Шәһәрдә урнашу чаралары (кунакханәләр һәм хостеллар) күпме?
    Киңәйтергә
    Бүгенге көндә Казанда 8,1 мең номерлы 245 урнашу чарасы һәм 17,8 мең урын бар, шуларның сиксәне – хостеллар. Барлык урнашу чаралары рәсми классификация узды.

  • Килүчеләр арасында кайсы туристлык объектлары аеруча популяр?
    Киңәйтергә
    Казан Кремле

    Казан Кремле Иделнең сул як яры белән Казансу елгасының сул як ярындагы биек террасаның борынында урнашкан. Кремль XVI йөзнең икенче яртысында ак таштан төзелә, аңа кадәр ул авыр имән диварлар белән уратып алынган була. Кремль территориясендә берничә архитектура һәйкәле: Сөембикә манарасы, Губернатор сарае (хәзерге Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе), Юнкер училищесы, шулай ук ике конфессиянең тату яшәвенә ачык мисал булып торучы Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы урнашкан.
    Кремль биналарында 9 музей: «Хәзинә» милли картина галереясе, Татарстанның табигый тарих музее, «Казан Эрмитажы» үзәге, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Туп сарае музее, Ислам мәдәнияте музее, «Манеж» күргәзмәләр залы, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее һәм Благовещение соборы тарихы музее урнашкан.
    2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.
    Адресы: Шейнкман юлы
    Бару: «Кремль» метро станциясенә кадәр


    Иске Татар бистәсе

    Бистә төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба сузылган һәм көнчыгышта Түбән Кабан күле белән Болак ермагы, көнбатышта шәһәр эче көньяк тимер юлы, төньякта Үзәк базар һәм көньякта Вахитов мәйданы арасында урнашкан. Бистәнең шартлы рәвештә бүленгән өч тарихи өлеше бар: төньяк – эшлекле, үзәк – мәдәни-торак, көньяк – сәнәгать өлешләре. Тукай урамы бистәнең төп урамы булып тора. Бистәнең төньяк һәм үзәк өлешен совет чорында төзелгән Татарстан урамы аерып тора. Бистәнең үзәгендә Юнысов мәйданы урнашкан. Әлеге бистәдән көньяк-көнбатыштарак Яңа Татар бистәсе – татарның эшче һәм һөнәрче халкы яши торган урын, шулай ук архитектура, культура ягыннан әһәмияте азрак булган элекке белән хәзерге сәнәгать һәм транспорт предприятиеләре урнашкан.
    Адресы: Каюм Насыйри урамы
    Бару: «Тукай мәйданы» метро станциясенә кадәр


    Җәяүле Бауман урамы

    Казан үзәгендәге җәяүле урам төрле вакытта Нугай юлы, Проломная, Зур Проломная урамнары дип аталган. Ул һәрвакыт җәяүле урам булмаган, элек Бауман буйлап трамвайлар, троллейбуслар һәм автобуслар йөргән. Бүген җәяүлеләр урамының ике башы «Тукай мәйданы» һәм «Кремль» метро станцияләре белән тоташкан. Бауман урамының тарихи йөзен XIX-XX гасырларда төзелгән аз катлы йортлар ассызыклый. Әлеге урам буйлап йөргәндә, шәһәр кунаклары Казанның истәлекле урыннары белән танышып кына калмыйча, Татар ашлары йортында милли ризыклар да татып карый ала, шулай ук якындагы бутиклардан һәм сувенир кибетләреннән үзенчәлекле сувенирлар сайлап алу мөмкинлеге бар.
    Истәлекле урыннар дигәннән, Бауман урамында Богоявление соборы, Иоанн Предтеча монастыре, В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры, Татарстан Республикасының Милли банкы урнашкан. Урам башында ук гарәп стилендә эшләнгән сәгать тора, аның янында җирле халык еш кына очрашулар билгели. Бөтен урам буйлап күгәрчен, бака, шулай ук татар әкияте герое Су анасы фигуралары белән фонтаннар урнаштырылган. Шәһәр кунаклары еш кына Россия императоры Екатерина II 1767 елда Казанга утырып килгән каретаның күчермәсе янында, рус опера җырчысы Федор Шаляпин һәйкәле һәм легендар Казан мәчесе һәйкәле янында фотога төшәләр. Бауман урамындагы «Нульле меридиан» таш күрсәткечендә Мәскәүгә, Нью-Йоркка, Мехикога, Төньяк полюска һәм Җир шарының башка нокталарына кадәр ара күрсәтелгән.
    Адресы: Бауман урамы
    Бару: «Тукай мәйданы» метро станциясенә кадәр

  • Казанда нинди театрларга барырга була?
    Киңәйтергә

    М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры

    Ачылу вакыты – 1938 ел. Эшчәнлегенең башында театр үз сәхнәсендә опера постановкаларын гына кабул иткән. 1941 елдан башлап ул опера һәм балет театры итеп үзгәртелә, ә 1956 елда аңа күренекле татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә. Театр милли башкару мәктәбен торгызуда һәм татар музыкасының музыкаль-сәхнә жанрларын үстерүдә мөһим роль уйный. Аның сәхнәсендә татар композиторларының кырыкка якын операсы, балеты һәм музыкаль комедиясе куела. Театр репертуарына үзебезнең һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре керә.

    Адресы: Ирек мәйданы, 2 йорт

    Телефоны: +7 (843) 231-57-10

     

    Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

    108 еллык тарихында Камал театры Россиядәге иң яхшы милли театрларның берсенә әверелде, бөтен ил буенча гына түгел, ә чит илләрдә дә зур уңыш яулады. Театр зал һәм сәхнә арасында тыгыз, ачык һәм эмоциональ мөнәсәбәтләр урнаштыра. Театрда башлыча татар драматургиясе куела.

    Адресы: Татарстан урамы, 1 йорт

    Телефоннары: +7 (843) 293-03-74, 291-00-99, 292-42-16, 238-19-55

     

    «Әкият» татар дәүләт курчак театры

    «Әкият» татар дәүләт курчак театрына 1934 елда нигез салына һәм ул Россия Федерациясендә алдынгы курчак театрларының берсе булып тора. Театрның репертуар афишасына тарихи һәм заманча тематикалы дөнья халыклары әкиятләре тәкъдим ителгән кырыктан артык спектакль кертелгән. Спектакльләрдә классик курчаклардан алып модерн стиленә кадәр төрле системалар кулланыла. Театр 1974 елдан Халыкара курчак театрлары оешмасы – УНИМА әгъзасы булып тора.

    Адресы: Петербург урамы, 57 йорт

    Телефоны: +7 (843) 237-70-09, 237-70-20

     

    В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус драма театры

    Казанның иң борынгы театрларының берсе. 1948 елда театрга фактта биредә үзенең иҗат юлын башлап җибәргән СССРның халык артисты Василий Иванович Качалов исеме бирелә. 2005 елда театрның фойе-атриумында тантаналы рәвештә Василий Иванович Качаловка һәйкәл ачылды.

    Адресы: Бауман урамы, 48 йорт

    Телефоннары: +7 (843) 292-34-83, 292-37-51, 292-18-69, 292-35-32

     

    Казан дәүләт яшь тамашачы театры

    Казан дәүләт яшь тамашачы театрының беренче «Ровесники» спектакле 1932 елның 30 ноябрендә куела. Нәкъ шул көн театрның туган көне булып санала. Узган елларда шактый зур тәҗрибә туплана, әлеге театр сәхнәсендә танылган актерлар, режиссерлар, зур спектакльләр барлыкка килә. Театр һәрвакыт югары класслы режиссура белән дан тотты.

    Адресы: Островский урамы, 10 йорт

    Телефоны: +7 (843) 292-18-75

     

    К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры

    Беренче Бөтенсоюз колхозчы-ударниклар съезды өндәмәсе буенча һәм К.Тинчуринның шәхси инициативасы буенча 1933 елда Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оештырыла. Коллектив колхоз-совхоз театрыннан алып республика күчмә театры, һәм, ниһаять, К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрына кадәр зур һәм авыр үсеш юлын уза. Бүген театр актив иҗат тормышы белән яши: зур спектакльләр куя, К.Тинчурин исемендәге республика милли классик драматургия фестивален оештыручыларның берсе булып тора.

    Адресы: Максим Горький урамы, 13 йорт

    Телефоны: +7 (843) 238-56-17

     

    Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

    Иң яшь дәүләт театрларының берсе. 1988 елда нигез салынган. Бүгенге театрның репертуарында 40 тан артык спектакль бар, шулар арасында Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган спектакль-трилогия, «Нигез ташлары» («Отчий дом») мелодрамасы, «Башмагым» музыкаль комедиясе (Т. Гыйззәт), «Галиябану» мелодрамасы, «Укрощение строптивой» комедиясе (У. Шекспир), «Кролик Эдварднын гаҗәеп сәяхәте» («Удивительное путешествие кролика Эдварда») һәм башка бик күпләр.

    Адресы: Петербург урамы, 55б йорт

    Телефоны: +7 (843) 237-62-51

     

    «SDVIG» Казан камера театры

    СТЭМнан алып Казан камера театрына кадәр озын һәм катлаулы үсеш юлы узды. 1994 елдан 2008 елга кадәр коллектив студентлар фестивальләре кысаларында уңышлы чыгыш ясады. 2009 елда «Рядовойлар» хәрби драмасы белән дебют ясады. Һәм бу спектакль профессиональ театр булдыру юлында беренче адым булды. 2009 елдан 2014 елга кадәр коллектив 7 төрле жанрдагы спектакльләр куйды һәм алар белән шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уңышлы чыгыш ясады. 2014 елда театр коллективы урам перформансының «Мәдәни күчеш» («Культурный сдвиг») җәйге фестивален оештырды, ул традициягә әверелде һәм ел саен Казан урамнарында уза. Бүгенге көндә театр репертуарында төрле жанрдагы, стильдәге һәм аңлау чигендәге спектакльләр бар. Театр актерлары һәм режиссерлары һәр иҗат, һәр яңа проект һәм хәтта тормыш стиле белән «Кеше файдасы» төшенчәсен тирәнтен өйрәнергә омтылалар, бу үз чиратында театрның төп идеясенә әверелде.

    Адресы: Лобачевский урамы, 11/27 йорт

    Телефоны: +7 (963) 122-67-12

     

    Болактагы яшьләр театры

    Болактагы яшьләр театрына 2010 елда театрның сәнгать җитәкчесе Е.А.Аладинский, директоры В.А.Степанцов, Казан Театр училищесы режиссеры һәм укытучысы Р.М.Фәткуллин һәм Казан Театр училищесының талантлы студентлары тарафыннан нигез салынган. Театр иҗади инициативалар үзәге буларак, яшь коллективларга үзләренең эксперименталь постановкаларын куярга мөмкинлек бирә торган мәйданчык буларак уйланылган иде. Хәзерге вакытта Болактагы театрда әйдәп баручы ике юнәлеш: өлкәннәр һәм балалар юнәлеше бар. Театрда премьералар саны елдан-ел арта, балалар шоу-программалары булдыру эше алып барыла. Алда тамашачыларны күп кенә яңа постановкалар көтә. Яшьләр театры спектакльләргә заманча технологияләр җәлеп итү, яктылык һәм музыка бизәлеше белән гаҗәпләндерергә омтыла.

    Адресы: Уң як Болак урамы, 13 йорт

    Телефоны: +7 (843) 292-92-70



Барлык сораулар