Волонтерлар ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калганннарга азык-төлек һәм дарулар китерәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Азык-төлекне сатып алу эш көннәрендә мөрәҗәгать итүче акчалары исәбенә гамәлгә ашырыла. Азык-төлекне бер адреска җиткерү атнага бер тапкыр гына башкарыла, шуңа күрә үзиреклеләр күләмле заказларны гына кабул итәчәк. Волонтерлар мәҗбүри рәвештә шәхси саклану чараларыннан: битлек һәм перчаткалардан кулланалар, шулай ук 1,5 метрлы социаль дистанцияне үтиләр, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Гаризаны 063 (шәһәр телефоныннан), +7(843)236-41-23 (мобиль телефоннан) кайнар линиясенә бирергә мөмкин. Кайнар линия телефоннары шулай ук шәһәрнең район администрацияләрендә дә эшли:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)519-34-48;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-86;
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10;
Совет районы: +7(843)272-17-97;
«Без бергә» проектының федераль телефоны: +7(800)200-34-11.
60 яшькә җитмәгән һәм күрсәтелгән категорияләргә карамаган шәһәрлеләргә ритейлерлар китерүе буенча рәсми хезмәтләр аша азык-төлеккә заказ бирергә тәкъдим ителә.
Хроник респиратор авырулары булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәр кешеләре волонтер була ала. Үзиреклеләр сафын тулыландыру өчен түбәндәге сылтама буенча анкета тутырырга яисә Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк: +7(843)237-51-51.