Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.06.2020, 15:44

Марина Патяшина: «Бер генә балалар лагере да санитар-эпидемиологик нәтиҗә ясамыйча эшли башламаячак»

Быел стационар сәламәтләндерү лагерьларында 65 мең 807 яшь татарстанлы ял итәчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Ксения Швецова). 1-нче июльдән Татарстанда балалар җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлана. Быел стационар сәламәтләндерү лагерьларында Татарстанның 65 мең 807 баласы ял итәчәк. Һәрбер ял учреждениесе ачылыр алдыннан экспертиза узарга һәм ТР буенча Роспотребнадзорның барлык таләпләренә туры килүгә санитар-эпидемиологик нәтиҗә алырга тиеш. Бүгенге көндә республика территориясендә урнашкан 62 лагерьга барлык нормаларның туры килүе турында нәтиҗә ясалды. Агымдагы сезонның балаларны савыктыру кампаниясен оештыру үзенчәлекләре ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта каралды.

13 меңнән артык бала шәһәр яны лагерьларына бушлай юлламалар алачак

Балаларның сәламәтләндерү һәм шифаханә лагерьларын тыю ТР Министрлар Кабинетының 27-нче июньдәге карары белән бетерелде, дип искәртте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Безнең өчен иң мөһиме - балалар сәламәтлеге. Шуңа күрә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе лагерьлар торышын күзәтү буенча 200-дән артык чара үткәргән, янгын һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта балаларны эвакуацияләү буенча гамәли күнегүләр үткәрелә», - диде Л.Фазлыева.

Агымдагы елда савыктыру кампаниясен финанслау республика бюджетыннан 1,6 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган елга караганда 5 процентка күбрәк. Сәламәтләндерү кампаниясе башлануның кичектерелгән срокларын исәпкә алып, 82 мең 890 бала җәйге вакытта ялның оешкан формалары белән тәэмин ителәчәк, шуларның 65 мең 807-се ялын стационар сәламәтләндерү лагерьларында үткәрәчәк, дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

Авыр тормыш хәлендә калган 13 мең 210 баланы лагерьларга юллаячаклар. Тагын меңнән артык бала сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен лагерьларда ял итәчәк.

Кара диңгез яр буендагы биш лагерьда - Краснодар краенда һәм Кырымда - Татарстаннан 3751 бала ял итәчәк. Д.Фәттахов сүзләренчә, 2014 елдан башлап беренче тапкыр балалар көньяктагы лагерьларга тимер юл транспортында махсус уңайлы вагоннарда юл тотачак. Алар өчен аерым җыелу һәм медицина тикшерүе уздыру урыннары оештырыла, составны утыртканда һәм җибәргәндә «яшел коридор» тәэмин ителәчәк.

«Кара диңгез яр буйларында эпидемия аркасында монолагерь булдырылачак, анда безнең республикадан гына балалар ял итәчәк, - дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры. - Балаларны, Кырымда һәм Краснодар краенда чикләүләр бетерелгәннән соң, җибәрү планлаштырыла, якынча - 22-нче июльдән соң».

Мәктәп каршында эшләүче лагерьларның җәйге сменаларын көз һәм кышка күчерергә планлаштырыла.

Лагерьларның барлык хезмәткәрләре коронавирус инфекциясенә каршы тест узарга тиеш

Барлык лагерьлар да экспертиза узарга һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе әзерләгән махсус методик рекомендацияләргә туры килә торган санитар-эпидемиологик бәяләмә алырга тиеш. Әйтик, персоналны антитәнчекләргә каршы инфекциягә тикшеренүләрдән соң гына лагерьга эшләргә җибәрә алалар. Бу тест сәламәтләндерү кампаниясе башланырга 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча үткәрелергә тиеш. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина аңлатканча, хезмәткәрдә иммуноглобулин М классына караган антитәнчек ачыкланган очракта, аны алга таба тикшерүне дәвам итәчәкләр. Әгәр дә иммуноглобулин G классының антитәнчекләре табылса, хезмәткәр эшкә тотына алачак.

«Балаларны коронавирус инфекциясе белән авыручылар белән элемтәсе булмаганда, сәламәтлек торышы һәм прививкалар турында белешмәләр булганда гына кабул итәчәкләр, - диде М.Патяшина. - Лагерьга бер тапкыр гына керү һәм бер тапкыр гына чыгу планлаштырыла, сменалар арасында ким дигәндә, биналарда дезинфекция үткәрү өчен, ике көн булачак. Һәр лагерьга үз медицина оешмасы беркетелгән, СОVID-19 булуын ачыклау яки шикләнү очрагында эш тәртибе планлаштырылган».

Лагерьда эшләүче барлык хезмәткәрләр аның территориясендә бөтен смена дәвамында тәүлек буе торырга тиеш, чит кешеләргә - шул исәптән ата-аналарга - йөрү тыелган. Шулай ук ике медицина хезмәткәренең - табибның һәм шәфкать туташының тәүлек буе ял итү учреждениесендә булуы каралган. Ял вакытында балаларга һәм хезмәткәрләргә көненә ике тапкыр тән температурасын үлчәячәкләр, дип өстәде спикер.

Кешеләр күп җыелмасын өчен, лагерьларда чаралар һәр отряд өчен аерым үткәреләчәк, массакүләм вакыйгалар планлаштырылмаячак.

Шәхси саклау чараларын - битлекләр һәм перчаткаларны -  азык-төлек блогы хезмәткәрләре, медицина һәм техник персонал гына кияргә тиеш.

«Барлык лагерьлар да безгә барлык тәкъдимнәрне үтәү турында тулы чек-битләр бирәләр, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе. - Һәр учреждениегә Роспотребнадзорның җаваплы хезмәткәре беркетелгән, ул барлык таләпләрне үтәүне катгый контрольдә тотачак».

Моннан тыш, һәр лагерьда су чыганагында суның яхшы сыйфаты (ул булган очракта) һәм балаларны коендыруның куркынычсыз урыннары турында Роспотребнадзорның  бәяләмәсе булырга тиеш. Бүген республикада балалар лагерьларына экспертиза дәвам итә, дип билгеләп үтте ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Эшкә рөхсәт алган лагерьларның яңартылган исемлеген сайтта карарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 1-нче июльдән 11 муниципаль шәһәр яны лагеры балаларны кабул итәчәк. Ел дәвамында Казан лагерьларында, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында 40 меңнән артык бала ял итәргә җыена. Җәйге чорда 28 мең 885 кеше ял итәчәк, шуларның 13005-се - шәһәр яны лагерьларында.

Татарстанда җәйге савыктыру кампаниясен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшләвен дәвам итә: +7(843)207-28-73, +7(953)999-10-59. Казанда шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ял итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә телефоннары эшли: +7(843)236-61-24, +7(843)236-61-26, +7(843)236-61-49.
Барлык яңалыклар