Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2020, 10:50

Казан спортчылары кендо буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты медальләрен яулады

Заманча япон фехтованиесе буенча ярышлар Подольск шәһәрендә 24-27-нче декабрь көннәрендә узды.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Казан спортчылары кендо буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты   медальләрен яулады. Самурай техникасында кылыч белән эш итүгә нигезләнгән заманча япон фехтование буенча ярышлар Подольскида 24-27-нче декабрьдә узды.

Россиянең иң көчле спортчылары юниорлар, ирләр һәм хатын-кызлар шәхси һәм команда ярышларында бүләкләр өчен көрәште. Россия беренчелегендә Казаннан Тимур Сәйфетдинов «алтын» яулады. Казанның тагын бер спортчысы Тимур Шәйхуллин көмеш медаль алды.

Команда беренчелегендә Татарстан Республикасы командасында – «көмеш». Команда составында Артемий Толкишевский, Тимур Шәйхуллин, Эмиль Русаков һәм Тимур Сәйфетдинов чыгыш ясады. Команда беренчелегендә Иваново өлкәсе командасы җиңүче булды, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе спортчылары – бронза медаль яулады.

Россия чемпионатында Татарстан вәкилләре Никита Толкишевский һәм Марат Таиров «көмеш» һәм «бронза» яулады. Финал көрәшендә Никита Толкишевский Санкт-Петербург спортчысына оттырды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар