Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2021, 13:18

И.Метшин: «Без иң эре ярышларны кабул итә ала торган шәһәр статусын янә расладык»

Казанда БДБ илләренең I Уеннары тәмамланды – гомуми медаль зачетында Россия җыелмасы беренче урынны яулады.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда узган БДБ илләренең I Уеннарының гомуми медаль зачетында Россия җыелма командасы беренче урынны алды: спортчылар төрле дәрәҗәдә 215 медаль яулады. Ил җиңүенә Казан спортчылары да зур өлеш кертте. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында халыкара ярышларны уздыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Без тагын иң эре ярышларны кабул итә ала торган шәһәр статусын расладык. Барысы да зур, тату команда булып эшләде – табиблар, хокук саклау органнары, спорт объектларында, Универсиада авылында, «Казан Экспо»да да эш җайга салынган иде. Шунысы куанычлы, коллегаларыбыз безгә мондый чараларны ышанып тапшыра, һәм без куелган бурычларны үтәп киләбез», – диде шәһәр башлыгы бүген эшлекле дүшәмбедә.

 


Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов искәрткәнчә, БДБ илләренең I Уеннарында, 4-нче сентябрьдән 11-нче сентябрь көннәрендә, БДБ илләреннән 14-23 яшьлек 1 меңнән артык спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 16 спорт төрендә 11 спорт объектында 181 медаль комплекты уйнатылды.

Ярышларда Казан спортчылары: Әмир Хәмидуллин, Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова Россия җыелма командасы составында бадминтон буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар, парлы һәм шәхси зачетларда медальләр алып кайттылар. Өстәл теннисы буенча ярышларда Дамир Әхмәтсафин алтын һәм бронза медаль китерде, «Ак буре» спорт берләшмәсе вәкиле Ильяс Фатыйхов бронза медаль яулады.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.09.2021
Видеорепортаж
13.09.2021 12:22
«Милләт кроссы – 2021» трассасы Казансу яры һәм «Урам» экстрим-паркы буенча узачак
Барлык яңалыклар