Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2020, 12:58

Казан шәһәр Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиясе әгъзалары утырышны онлайн режимда уздырдылар

Очрашуда катнашучылар комиссия рәисе урынбасарын сайладылар һәм Яшьләр парламенты белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казан шәһәр Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары утырышны онлайн режимда уздырдылар. Анда шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Башкарма комитетның профильле бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Очрашуда катнашучылар комиссия рәисе урынбасарын сайладылар, 2020-2021 елларга эш планын расладылар, шулай ук күптән түгел Казанда төзелгән Яшьләр парламенты белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Депутатлар Башкарма комитетның профильле бүлекчәләре эшчәнлеге белән танышты. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов үз эшләре турында сөйләделәр.

А.Фәизов билгеләп үткәнчә, Яшьләр парламенты үз эшен башлады. Исегезгә төшерәбез, аңа шәһәрнең 25 актив яшь кешесе керде, алар арасында предприятиеләр лидерлары, иҗтимагый һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар вәкилләре, эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, үзмәшгульләр, иҗади кешеләр һәм башкалар бар иде.

Спикер сүзләренчә, беренче утырышта парламент рәисен һәм комиссия җитәкчеләрен сайларга кирәк булачак. Түбәндәге комиссияләрнең эшен оештыру планлаштырыла: мәгариф һәм фәнни хәрәкәтне үстерү мәсьәләләре буенча; мәдәният өлкәсендә, туган телләрне саклау һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча; гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, хокук бозуларны профилактикалау һәм тәрбия мәсьәләләре буенча; сәламәтлекне саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча; эшкуарлык, эшкә урнаштыру һәм тормышта үз урыныңны табу мәсьәләләре буенча.

Депутатлар яңгыраган мәгълүматны игътибарга алдылар һәм Казан шәһәре Думасы яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссиядән яшьләр парламенты белән хезмәттәшлек буенча кураторны сайладылар. Куратор буларак депутат Марсель Шәрапов сайланды.

Утырышта депутатлар шулай ук даими комиссия рәисе урынбасарын сайладылар. Бу вазифага күпчелек тавыш белән Илгиз Фәхриев билгеләнде. «Илгиз Газиз улы - Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре. 10 елга якын ул Физик культура һәм спорт комитетын җитәкләде, эчтән бөтен эшне һәм проблемаларны белә», - дип билгеләп үтте даими комиссия рәисе Евгений Чекашов.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук 2020-2021 елларга эш планы проектын да хупладылар. Ул депутатларның һәм Башкарма комитетның тәкъдимнәрен гомумиләштергәннән һәм анализлаганнан соң расланачак.

Барлык яңалыклар