Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2021, 14:13

«Үлемсез полк» акциясе быел яңадан онлайн узачак

Уңай эпидимиологик шартлар урнашса, оештыручылар әлеге чараны традицион форматта да үткәрергә планлаштыра.


Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Быел «Үлемсез полк» иҗтимагый акциясе яңадан онлайн-форматта узачак. Бу хакта кичә «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә «Россиянең үлемсез полкы» хәрәкәтенең үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, РФнең һәр субъекты трансляция алып барачак. Шәһәр телеканаллары, медиафасадлар һәм урам экраннары җәлеп ителәчәк, аларда ветераннарның фотосурәтләре күрсәтеләчәк. Узган ел гаризалар күп булу сәбәпле, акцияне 20 көнгә сузарга туры килде. Ул вакытта 3 миллион тирәсе гариза бирелгән.

Уңай эпидемиологик шартларда оештыручылар «Үлемсез полк» акциясен тагын бер тапкыр уздырырга планлаштыра, әмма инде традицион форматта. Якынча йөреш 24-нче июньдә узачак.

“Үлемсез полк” онлайн-акциясе 9-нчы майда 15:00 сәгатьтә башлана. Анда катнашуга хәзер үк гариза бирергә мөмкин. Акциянең рәсми сайтында 7-нче майга кадәр шәхси кабинетта теркәлергә, үз регионыңны сайларга, фотоны кертергә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның профилен тутырырга кирәк. Уңайлылык өчен узган елгы гаризаны кабатларга мөмкин. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгать модераторлар тарафыннан ветеранның портреты күрсәтелсә, шулай ук аны эфирда күрергә мөмкин булган дата һәм вакыт күрсәтелсә, кабул ителгән дип санала. Теләгең буенча үз туганыңның фотосурәте белән трансляция язмасы фрагментын алырга мөмкин булачак.

 

Барлык яңалыклар