В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үсеш икътисадның төп тармаклары – сәнәгать җитештерүе, сәүдә һәм төзелеш ярдәмендә тәэмин ителә
Денис Гордийко фотосы
2028 елга Казанның тулай төбәк продукты күләме чагыштырма бәяләрдә 11 процентка артачак һәм 2 триллион сумга җитәчәк. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасы сессиясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткерде. Ул 2028 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте.
Илдар Шакиров сүзләренчә, Казанның тулай төбәк продукты үсешен икътисадның төп тармаклары – сәнәгать җитештерүе (18%), сәүдә (16,3%) һәм төзелеш (13,3%) тәэмин итә.
Якындагы елларда сәнәгать комплексы динамикасы, чит илдән кергән товарларны алмаштыру сәясәтен дә кертеп, эчке ихтыяҗ һәм үзебезнең ил җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтен арттыру чаралары белән билгеләнәчәк.
«Фаразлана торган чорда шәһәрнең сәнәгать комплексы үсеше башлыча эчке базардагы ихтыяҗ динамикасы белән билгеләнәчәк. Шул ук вакытта үсешкә үзебезнең ил җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтен арттыруга һәм чит илдән кергән товарларны алмаштыруга юнәлдерелгән чаралар йогынты ясаячак», - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.
Урта сроклы перспективада сәнәгать җитештерүе индексы үсеше уртача – ел саен 2 процент чамасы булыр дип көтелә. Производстволарны модернизацияләү һәм эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру сектор үсешендә төп рольне уйнаячак.
Казан инвесторлар өчен кызыклы төбәк статусын саклый, дип ассызыклады Илдар Шакиров. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 580 млрд сумга җитәр дип көтелә.
Моңа кадәр билгеләнгән үсеш темпларын тәэмин итү өчен хакимият яңа индустриаль зоналар булдыру буенча эшне активлаштырырга ниятли. Аерым алганда, масштаблы проектлар игълан ителгән: «Төньяк капкалар» инвестиция проекты «Химград» белән чагыштырырлык эре индустриаль парк булачак, «Татарстан Республикасы пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген» булдыру шулай ук уңышлы булачак, дип фаразлана.
Урта сроклы перспективада, узган елларның югары базасына карамастан, инвестицияләрнең төп капиталга карата уртача еллык үсеше 3 процент дәрәҗәсендә фаразлана, аның төп чыганагы шәхси эшмәкәрлек инициативасы булачак. Планлаштырылган объектлар арасында – Киров дамбасы янында күпфункцияле комплекс һәм крематорий төзү.
Мондый сәясәт нәтиҗәсендә, 2028 елга төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 2024 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 16 процентка артачак.
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү икътисади тотрыклылыкның мөһим факторы булып тора. Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлек секторына шәһәрдә җитештерелә торган тулай төбәк продуктның 42,5 проценты туры килә. Шул ук вакытта Казанда эшләүче барлык халыкның өчтән бере әлеге юнәлеш белән мәшгуль, шәһәр бюджетына керә торган барлык салымнарның яртысы диярлек шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекнеке булып тора.
Кулланучылар базары да уңай динамика күрсәтә. Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 1 трлн сумнан артык булыр (2 процентка үсеш) дип фаразлана. Урта сроклы перспективада, халыкның керемнәре һәм туристлар агымы арту нәтиҗәсендә, 2028 елга ваклап сату әйләнеше чагыштырма бәяләрдә 29 процентка артып, 1 трлн 282 млрд сумга җитәргә мөмкин.