В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кәрим Тинчурин паркы янында сәүдә иткән авыл хуҗалыгы эшчәннәренең табышы 47 млн. сумнан артыграк дип исәпләнә
2021 елда «Иске шәһәр» префектурасы территориясендә көзге 16 авыл хуҗалыгы ярминкәсе узган. Теләче һәм Әтнә районнары авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм терлекчеләре җитештергән азык-төлек, матур гадәт буенча, Кәрим Тинчурин исемендәге парк янында урнашкан мәйданчыкта сатылган иде.
11 сентябрьдән 25 декабрьгә кадәр Казанның тарихи үзәгендә яшәүчеләр җирле азык-төлекне һәм беренче чиратта кирәкле товарларны базар бәясеннән очсызракка сатып ала алдылар.
Әтнә районы предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар ярминкәләр барышында 21,6 млн. сум табыш алган. Ә Теләче районы терлекчеләре һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәре 25,6 млн.сумлык продукция саткан.