В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Карар Казан шәһәре Думасының IV сессиясендә кабул ителде
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанның югары уку йортларында көндезге бүлектә укучы күпбалалы гаиләләрдән булган 23 яшькә кадәрге студентларны җир салымына салым түләүдән азат итәчәкләр. Карар Казан шәһәре Думасының IV сессиясендә кабул ителде.
Мондый ташлама салым түләүче теркәлгән торак фонды урнашкан бер җир кишәрлегенә кагыла. «Әлеге ташлама социаль әһәмияткә ия һәм Россия Федерациясе Салым кодексына кертелгән үзгәрешләргә туры килә», - дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин.
Шулай ук депутатлар гражданнарга ярдәм итү белән шөгыльләнүче, намуссыз төзүчеләр һәм банк структуралары гамәлләреннән зыян күргән оешмалар өчен түбәнәйтелгән салым ставкасының гамәлләрен озайтты.
Вәкаләтле структуралар өчен 0,001% күләмендәге ташламалы ставка 2030 елның 31 декабренә кадәр саклана.