В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дирекция үз эшчәнлегендә «дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә сатып алуларны гамәлгә ашыручы муниципаль заказчыларның, муниципаль бюджет һәм Автоном учреждениеләрнең, аерым юридик затларның сатып алу процедураларын оештыру, методологик һәм техник яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыра.
Казан шәһәре Башкарма комитетының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны гамәлгә ашыру турында» 25.11.2013 ел, №10204 карары нигезендә, Дирекция муниципаль заказчылар, муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләр ихтыяҗлары өчен тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча функцияләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле учреждение тарафыннан билгеләнгән.
Дирекция эшчәнлегенең максаты-заказ бирүче һәм аерым юридик затларның сатып алу эшчәнлеген камилләштерү һәм оптимальләштерү, сатып алулар процедураларын уздырганда уңай социаль-икътисадый нәтиҗәгә ирешү, сатып алу процедураларының объективлыгын, гаделлеген һәм үтә күренмәлелеген, сатып алу процедураларында катнашучыларның барысына да гадел һәм тигез мөнәсәбәтне исәпкә алу.