Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Әхмәтҗанова Диана Ринат кызы
Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге үз эшчәнлегендә нигезләмә белән җитәкчелек итә.

Бүлекне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләгән башлык җитәкли.

Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең төп эшчәнлеге – җирле үзидарә органнарының милли-мәдәни берләшмәләр белән үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге һәм тел мәдәниятен гамәлгә ашыру мәсьәләләрендәге эшчәнлеген координацияләү.

Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең әлеге иҗтимагый оешмалар белән элемтәсе һәм үзара хезмәттәшлеге түбәндәге максат белән оештырыла:

– тел һәм милли сәясәт өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру;

– аларның иҗтимагый-файдалы һәм социаль әһәмиятле эшчәнлегендә кирәкле ярдәм күрсәтү;

–милләтара аңлашуга һәм татулыкка ярдәм итү;

– Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү.

2024-2030 елларга Казан шәһәрендә гражданлык килешүен ныгыту буенча муниципаль программа нигезендә Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан Россия халыклары тарихында бәйрәм һәм истәлекле даталарга багышланган күп кенә чаралар уздырыла, шул исәптән: Халыкара туган тел көне (21 февраль), славян язуы һәм мәдәнияте көне (24 май), Россия көне (12 июнь), Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне (30 август), Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь), Татарстан Республикасында яшәүче халыклар бәйрәмнәре («Широкая Масленица», «Нәүрүз», «Сабантуй», «Каравон», «Иван Купала», «Питрау» һәм башка халыклар бәйрәмнәре), Татар теле (26 апрель) һәм Рус теле көне (6 июнь) һәм «Духов день в Суконной слобода», «Яблочный спас», «Кузьминки» фестивальләре. Шулай ук бүлек тарафыннан татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен семинарлар, муниципалитет хезмәткәрләре һәм татар телен өйрәнергә телүчеләр өчен заманча татар теле курслары, «Казан тавышлары»/«Голоса Казани» театральләштерелгән перформанс, Идел буе халыкларының «Итиль» яңа этник мәдәният фестивале, «Древо жизни» мәгърифәти проекты, «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесе, татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча «Үз телем» балалар һәм яшьләр проектлары бәйгесе, «Хәрәкәттә - бәрәкәт», «Гәүһәр» проектлары һәм башкалар үткәрелә.