В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның тарихи үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр
7 апрель көнне Иске Татар бистәсенә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы дистәләрчә кеше җыелды. Зәйни Солтан урамындагы скверда Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды.
Кичә күнегүләр ясаудан башланып китте. Бәйрәмгә килүчеләр иҗади номерлар белән хушланды. Аларга әле тагын инсультны булдырмый калу һәм озак актив яшәү кагыйдәләре турында кыска лекцияләр дә укыдылар. Аннан соң скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрелде. Ахырда спортның бу төрен яратучылар барысы бергә Түбән Кабан күле яры буенда йөреп, бәйрәм шулай матур тәмамланды. Чара барышында һәр теләгән кешегә артериаль кан басымын үлчәү һәм кандагы кислород күләмен тикшерү мөмкинлеге каралган иде.
Иске Татар бистәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтү матур бер гадәт буларак кабул ителгән һәм ул бишенче елын үткәрелә. Чараны «Иске шәһәр» префектурасы һәм 7 нче номерлы сырхауханә оештыра.