Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2021, 10:39

«Иске шәһәр»дә Tat Barcamp антиконференциясе узачак

Чараның үзенчәлеге шунда ки, аны оештыручылар мондый төр мәйданчыкларны булдыруның традицион моделеннән баш тарткан

Иске Татар бистәсендә үзенчәлекле фикер алышу мәйданчыгын күреп булачак. Бу - сөйләүчеләргә һәм тыңлаучыларга аермыйча, алдан планлаштырылган темалар һәм чыгышларның төгәл расписаниесе булмаган чаралар сериясе.

Tat Barcamp антиконференциясе Татарстан урамы, 20 адресы буенча урнашкан «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә узачак. Мәйданчык 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә эшләячәк. COVID-19 га каршы вакцина ясалганлыгын раслый торган QR-код яки ярты ел дәвамында кичерелгән авыру турында мәгълүмат һәм паспорт булганда, чарага бушлай кереп булачак.

5 ноябрь көнне 14:00-16:30 вакыт аралыгында Танышу каралган. Кунаклар тест формасында питч-сессиядә катнашачаклар. Монда алар фикер алышу өчен кызыклы сорауларын җиткереп, аларны мөһимлеге буенча төркемнәргә бүләчәкләр.

6 ноябрьдә 9:30-19:00 вакыт аралыгында Тәҗрибә белән уртаклашу каралган. Бу көнне чакырылган спикерларның чыгышлары, питч-сессияләрдә сайлап алынган темаларга параллель сессияләр көтелә, шулай ук катнашучылар үз тәкъдимнәрен җиткерәчәкләр.

7 ноябрь көнне 14:30-21:00 вакыт аралыгында Тәкъдимнәрне комиксларга әйләндерү каралган. Чарада питч-сессия һәм дәресләрдән тыш, анимацияле роликлар булдыру буенча остаханә эшләячәк, консультация алып булачак һәм катнашучыларга ачык микрофоннан файдалану мөмкинлеге бирелә.

Барлык яңалыклар