В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләрне планлы рәвештә туктату гамәлдән чыгарылды
Марат Мөгыйнов фотосы
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында йортлар белән идарә итүче оешмалар халык белән тәүлек буе элемтәдә торалар. Башкарма комитетта һәм район администрацияләрендә җитәкчеләрнең кизү торуы оештырылган, шулай ук тәүлек буе диспетчерлык элемтәсе эшли. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр, шул исәптән Водоканал, Казан җылылык һәм электр челтәрләре, Казэнерго һәм газ хуҗалыгы идарәсе тиешле махсус техника белән авария бригадаларының тәүлек буе кизү торуын тәэмин итә. Материаллар һәм җиһазлар резервы әзерләнгән, ә коммуналь хезмәтләрне планлы рәвештә туктату каникул чорына гамәлдән чыгарылган.
«Сүндерү очраклары килеп туган җитешсезлекләрне бетерү өчен генә булырга мөмкин», - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Торак фонды белән идарә итүче оешмалар шулай ук кизү торуны көчәйтәләр, барлык кирәкле әйберләр белән комплектланган авария бригадаларының максималь санын тәэмин итәләр.
«Шәһәрлеләр өйләрендә озак булган көннәрдә ишегалларын һәм квартал эчендәге юлларны кардан, бозлавыктан вакытында чистарту һәм авыш түбәләрне кардан, боз сөңгеләреннән арындыру аеруча актуаль», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Нормативлар нигезендә, йорт яны территориясе кар яуганнан соң 6 сәгать эчендә чистартылырга тиеш, дип хәбәр итте чыгыш ясаучы. Авыш түбәләрдә 30 сантиметрдан артыграк кар катламы тупланырга тиеш түгел; җепшек вакытта карны хәтта калынлыгы аз булганда да чистартырга кирәк.
Торак оешмаларында ишегалларын, юлларны нормаль явым-төшемнәр вакытында карап тоту өчен җитәрлек күләмдә техника һәм персонал бар. Һава торышы начарайган очракта торак оешмалары, транспорт һәм төзелеш компанияләре белән тиешле килешүләр төзеп, 80 берәмлеккә кадәр махсус техника җәлеп итәргә әзер.
«Оештыру һәм техник чаралар, күрелә торган алымнар Казан халкына, шәһәребез кунакларына уңайлыклар, бәйрәм кәефе, гаиләләре һәм дуслары белән ялны яхшы уздыру мөмкинлеге бирер дип ышанып калам», - дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.